Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Дуслык элемтәләрен ныгытып

Түбән Камага Төркия дөньясының муниципалитетлар Союзы делегациясе килеп китте. 2003 елда барлыкка килгән оешма эшчәнлеге мәдәни мирасны саклап калу, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә башка илләр белән хезмәттәшлек итүгә бәйле. Хәзерге вакытта союз Албан иле, Азербайҗан, Босния һәм Герцеговина, Болгария, Палестина, Ирак, Черногория һ.б. илләрдән 1150 муниципалитетны берләштерә. Түбән Кама мэры исә аның директорлары Советы рәистәше вазифасын үти.

Очрашуда Айдар Метшин кунакларга калабызның Мерсин һәм Мармарис шәһәрләренең тугандаш шәһәре булуын, алар белән берлектә күп кенә чаралар уздыруын да искәртте. 2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстан һәм Төркия арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше дә 260 миллион сум тәшкил иткән.
Түбән Кама башлыгы кунакларга ТОСЭР резидентлары арасында аларның үзләрен дә күрергә теләвен җиткерде. Ә бу – бик мөмкин хәл, чөнки бирегә Истанбул, Измит, Конья, Газиантеп кебек зур шәһәрләрдән килүчеләр дә бар иде. Төркия дөньясының муниципалитетлар Союзы Президенты, Конья шәһәре мэры Угур Ибраһим Алтай исә шәһәребез эшмәкәрләре белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга теләвен җиткерде.
Утырыштан соң кунакларга «Гаилә» паркын, «Кванториум» технопаркын, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәне, күпфункцияле үзәкне, яңа мәктәпләрне күрсәттеләр. Алар шулай ук үзәк мәчетне кереп карадылар, шунда намаз укыдылар.
Р. Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X