Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Дуслык белән көчле без

Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йорты 2014 елда ачылды. Шул вакыт эчендә, коллективның эшләгән эшләре шактый.

Һәр эшләгән эшләре күз алдында. Нинди генә чаралар оештырмый алар. Иң мөһиме – һәр милләтнең бәйрәмнәре, милли йолалары искә алынмый калмый. Ышанасызмы-юкмы, февраль аенда гына 40тан артык чара үткәрелгән. Ачылганда 9 милли-мәдәни оешма булса, хәзер инде аларның саны 15кә җиткән. Халыклар дуслыгы йорты үз канаты астына 25 коммерцияле булмаган оешма, 2 казаклар җәмгыяте, ветераннар, язучылар һ.б оешмаларны җыйган. Үз җәмгыятьләрен рәсмиләштергән рус, чуваш, украин, башкорт, немец, таҗик, әзербайҗан халыклары вәкилләре биредә җыелып аралаша, бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Директор Васил Хафизовның максатлары зурдан. «Шәһәребездә бүгенге көндә 50гә якын милләт вәкиле яши. Менә шуларны да берләштереп, үзләренең җәмгыятьләрен төзүдә булышасы иде», ди ул. Эшли башлаган вакытта елга бер булса да оешма ачарга, дип үз-үзенә сүз биргән директор максатына ирешкән. Күреп торасыз, берничә ел эчендә инде тагын күпме яңа җәмгыять төзелгән.
Халыклар дуслыгы йорты шәһәр мэрының ярдәмен тоеп яши. Татарстан Президенты бүләк иткән автобус беләнтирә-як  авылларда, күрше шәһәрләрдә, концертлар оештыралар.
Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин һәр яңа оешкан җәмгыятькә матди ярдәм күрсәтә. Ә җәмгыять оештыру өчен әллә ни кирәкми дә. Шул халыкның берничә вәкиле Васил Хафизовка мөрәҗәгать итсә, ул барлык рәсмиләштерү эшләрен үз өстенә алачак.
Халыклар дуслыгы йортында тагын бер матур башлангыч эшләп килүе хакында язмый калу мөмкин түгел. Һәр мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары бирегә «Дуслык дәресләре»нә йөри. Мингали Мөхәммәтшин аларны Халыклар дуслыгы йорты туплаган экспонатлар белән таныштыра, экскурсияләр оештыра, квест-уеннар үткәрә.
Коллективның киләчәккә планнары зурдан. Бу ел бит истәлекле даталар, зур бәйрәмнәр елы. Алда Бөек Җиңүгә 75, ТАССР оешуга 100 ел, районыбызда Игелекле күршелек елы. Билгеле, аларның һәммәсен билгеләп үтүдә төрле чаралар оештырылачак. Әле бит болардан тыш, агымдагы эшләр дә шактый. Әйтик, һәр халыкның милли бәйрәмнәре билгеләп үтелми калмый биредә. Менә озакламый төрки бәйрәм – Нәүрүзгә булачак. Аңа инде кызу әзерлек эшләре башланган.
Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортының нәтиҗәле эшчәнлеге күз алдында. Аларны шәһәрдә генә түгел, республикабызда да яхшы беләләр, башкаларга үрнәк итеп куялар. Ел саен нәтиҗә ясаганда мактаулы беренче-икенче урыннардан төшмәү –үз халкыңны ярату, башка милләт вәкилләрен хөрмәт итеп яшәү, эшләү нәтиҗәсе ул.

Илһамия Гаффарова

фото vk.com/ddnnk сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев