Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Дистәләрчә түбәнкамалыга хастаханәгә бармыйча, флюорография узу мөмкинлеге тудырылды

Флюоромобиль машинасына кереп, теләгән һәркем сәламәтлеген үпкәләрен тикшертә алды. Бу акция Туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан үтте.

Ел саен мондый чаралар вакытында авыруның берничә очрагы ачыклана. Табиблар әйтүенчә, дәвалау курсын мөмкин кадәр тизрәк башлау мөһим. Узган ел авыручылар исемлегенә 69 кеше өстәлгән.

Туберкулез – куркыныч йогышлы чир. Аны 1882 елда Роберт Кох дигән галим ачкан. Авыруның ачык формасы белән чирләүчеләр елына 15-20 кешегә йоктырырга мөмкиннәр. Туберкулез таякчыклары табигатьтә озак саклана һәм салкынга бирешми, дымсу һәм караңгы урыннарны «ярата», хәтта урам тузанында ике атнага кадәр яши. Ә менә кояш нурлары астында берничә сәгать эчендә юкка чыга.

Узган ел Татарстанда 1154 туберкулезлы кеше ачыкланган. Медицина күптән алга киткән булса да, үлүчеләр бар: 2019 елда республикада 112 кеше вафат булса, Түбән Камада 9 кешенең гомере өзелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев