Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Диагнозы аңа комачауламый

Тумыштан килгән сирәк очраучы авыруы булу сәбәпле, Динар Дихтяренко йөри алмый һәм инвалид арбасында утырырга мәҗбүр. Шуңа карамастан, 19 яшьлек егет тулы тормыш белән яши.

Берничә ел элек Динарның умыртка баганасы кәкрәя башлаган. Корсет куяр өчен шәһәрдәшләр акча да җыйганнар. Хәзер умыртка баганасы әкренләп турая, шуңа күрә корсетны җайлап тору өчен, әледән-әле аны куйган шәһәргә – Санкт-Петурбургка йөрергә кирәк. Аннары көненә берничә сәгать дәвамында физик күнегүләр ясау мәҗбүри. Әмма Динар бу хакта сөйләргә яратмый. 
– Мин күп нәрсә эшли беләм, йөри генә алмыйм. Тулы тормыш белән яшәү өчен диагноз миңа бөтенләй комачауламый. Фотога төшерәм, кул эшләре белән шөгыльләнәм, – ди ул.
Фото белән мавыгуы ике ел элек фотоаппарат сатып алгач башлана. Динар табигать күренешләрен төшерергә ярата, фотосессияләр дә уздыра. Ә сәйләннән үргән беләзекләрне дусларына, бию төркемендәге кызларга бүләк итә.  
Бию төркеме турында аерым сөйләргә кирәктер. Берничә ел элек егет, Корея музыкасын ишеткәч, аңа гашыйк була. Шуннан бирле җырларын тыңлый, хәтта Түбән Камада кей поперлар – Корея музыкасы тыңлаучы кешеләр төркеме оештыра. Егетләр һәм кызлар очрашалар, аралашалар, тәэсирләре, фикерләре белән уртаклашалар. Тора-бара, Динар әлеге музыкага биергә теләүче кызлардан төркем  оештыра. Анда биюче 10 кыз өчен композицияләрне егет үзе сайлый. Шушы көннәрдә коллектив Яр Чаллыга Азия мәдәни фестиваленә барган. Урын алмасалар да, бик тәэсирләнеп, илһамланып кайтканнар. 
Динар социаль челтәрләрдә дә актив аралаша. Инстаграмда аңа 600 кеше язылган. Тормышы, фотолары, кул эшләнмәләре белән кызыксыналар, мактыйлар. 
– Беренче чиратта, миңа әнием, әбием һәм бабам көч биреп тора. Моның өчен аларга рәхмәтлемен. Дөрес, күңел төшкән чаклар да була, әмма дусларым белән аралашу һәм музыка начар кәефне җиңәргә ярдәм итә, – ди Динар. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев