Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әдәбиятка мәхәббәт тәрбиялибез

Муса Җәлилнең көрәштәш дусты Абдулла Алишның тууына быел 110 ел тула. Шул уңайдан, аның иҗаты буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төрле чаралар оештырыла башлады инде. 7 нче гомуми үстерешле балалар бакчасында «Абдулла Алиш һәм балалар» темасына уздырылган сәнгатьле сөйләм һәм рәсем бәйгесе - шуның бер чагылышы. Шәһәр күләмендә уздырылган әлеге...

Муса Җәлилнең көрәштәш дусты Абдулла Алишның тууына быел 110 ел тула. Шул уңайдан, аның иҗаты буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төрле чаралар оештырыла башлады инде. 7 нче гомуми үстерешле балалар бакчасында «Абдулла Алиш һәм балалар» темасына уздырылган сәнгатьле сөйләм һәм рәсем бәйгесе - шуның бер чагылышы.
Шәһәр күләмендә уздырылган әлеге чараларда әти-әниләр, тәрбиячеләр һәм төрле балалар бакчасында тәрбияләнүче 139 бала катнашты. 108 рәсем тупланган күргәзмә музыка залында урнашты. Биредә балалар Абдулла Алиш шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен рольләргә бүлеп чын артистларча уйнадылар.
Зур тырышлык сарыф ителгән эшләр арасыннан җиңүчеләрне ачыклау, призлы урыннарга лаек булучыларны барлау җиңел булмады, әлбәттә. Шулай да һәрбер бәйгенең үз таләпләре булган кебек, урыннарга ия булучыларның, иң-иңнәрен ачыкладык, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдык.
Абдулла Алишның әхлак-этика мәсьәләләренә кагылышлы, танып-белүне үстерү максаты белән иҗат ителгән әкиятләрен балалар яратып тыңлый. Шулар белән беррәттән, балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре бүгенге көндә дә актуаль, бала күңелен кузгатып җибәрә. Язучының иҗатында хезмәт сөю, тырышлык, батырлык, тапкырлык, олыларның сүзен тыңлау, аларга хөрмәт белән карау, туган илне ярату, туган ил өчен батырларча көрәшү, кирәк булса, шул изге көрәштә җаныңны да кызганмау аеруча калку итеп күрсәтелә.
Аннары шунысы куанычлы: бала геройларны үзе, иптәшләре белән тиңли, аларның хәленә керә, кылган гамәлләренә бәя бирә, үз мөнәсәбәтен белдерә башлый. Ишеткәннәрен, күңеленә хуш килгән геройларны, сюжетларны кәгазъ битенә төшерә, эчтәлеген сөйли һәм, ниһаять, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү, хикәя-әкиятләрне сәхнәләштерү теләге туа.
Әнә шулай итеп, сабыйларның кечкенәдән үк матур әдәбият белән кызыксынуларын арттыру юнәлешендә төрле алымнар һәм педагогик ситуацияләр файдаланабыз. Балалар бакчалары арасында яшьтәшләренең осталыкларын бер-берсенә күрсәтү максаты белән төрледән-төрле бәйгеләр, күргәзмәләр оештырабыз. Мөһим эчтәлекле чаралар аша белемгә, китап укырга омтылыш, эстетик тойгылар тәрбиялибез, матурлык дөньясына юл ачабыз. Кыскасы, алтынның җирдән, белемнең - китаптан табылуына янә бер кат инандырабыз.
Нурзия МИРХАЗОВА,
39 нчы балалар бакчасының югары категорияле методисты, методик берләшмә җитәкчесе, «Абдулла Алиш һәм балалар» конкурсының жюри әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев