Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Дәүләт Думасында 1 майдан 9 майга кадәр ял итәргә тәкъдим итәләр

Май аенда ял көннәренең артуы эчке туризм үсешенә һәм кече бизнес үсешенә ярдәм итәчәк.

Россиядә ел саен 1-9 майда озын ял итәргә тәкъдим итәләр. Әлеге тәкъдим белән «Новые люди» партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлары чыгыш ясады.

Шул ук вакытта инициатива авторлары Яңа ел каникуллары вакытында эшләми торган көннәрне дүрт көнгә кыскартырга тәкъдим итә. Депутатлар фикеренчә, май бәйрәмнәрендә кешеләр гыйнвар бәйрәмнәренә караганда табигатьтә күбрәк вакыт үткәрә алачак. Өстәвенә, май аенда ял көннәренең артуы эчке туризм үсешенә һәм кече бизнес үсешенә ярдәм итәчәк, дип ышаналар партиядә.

Исегезгә төшерәбез, быел гражданнар май бәйрәмнәрендә 1, 8 һәм 9 нчы числоларда ял итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев