Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чүплекләр басып алмасын

Гомумроссия тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, рөхсәтсез чүплекләрне юкка чыгару буенча федераль рейтингта Түбән Камага икенче урын бирелгән.

Беркемгә дә сер түгел, шәһәр җирлекләрендә рөхсәт ителмәгән урыннарда чүплекләр барлыкка килү хәзерге заманның чиренә әверелде. Чөнки алар көтмәгәндә барлыкка киләләр һәм бик тиз җәеләләр. Мондый тискәре күренешне бетерү өчен халык арасында аңлату эшләреннән башлап, гаеплеләрне административ  җәзага тарту кебек чаралар да куллану зарур.
Рөхсәтсез чүплекләрне бетерү эшчәнлегендә кызыксындыруны арттыру максатыннан һәм, әлбәттә, тикшерү нәтиҗәләрен халык хөкеменә чыгаруны да күздә тотып, Гомумроссия халык фронты проекты төзелгән булган. Әлеге проект рейтингында беренче урынны – Новосибирск өлкәсенең Искитим шәһәре, икенчене – Түбән Кама, өченче урынны Бөгелмә шәһәрләре били.
Рөхсәтсез чүплекләр турында мәгълүматлар интерактив картада урнаштырыла, әлеге геомәгълүмат системасы буенча  шәһәрләрнең экологик торышы турында тиз арада төгәл белешмә алып була. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев