Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чараларга бай булды

Кызыклы мастер-класслар, «тере» сын белән фотога төшү, концерт... 22 сентябрь – Түбән Каманың туган көнен әнә шулай билгеләп үттеләр. Шул нисбәттән шәһәрнең Лемаев скверында күп кенә чаралар узды.

Хәзер Халык иҗаты йорты канаты астында җыр коллективлары гына түгел икән. Биредә капоэйра, паркур, каратэ белән шөгыльләнәләр. Егетләр һәм кызлар көрәш алымнары күрсәттеләр. 
Ә урам биюе – брейкдансны карау яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызык булды. Якындагы алтын төстәге буяу белән буялган «тере» сын белән фотога төшәргә теләүчеләр дә чиратка тезелде. 
Лемаев мәйданы сәхнәсендә исә концерт кызганнан-кызды. «Ләззәт» татар ансамбле егетләре һәм кызлары дәртле җырлары белән бәйрәм кәефен күтәрде. «Забавушка» ның кечкенә башкаручылары рус халык җырларын суздылар. «Панорама» бию коллективы артистлары да осталыкларын күрсәттеләр. 
Тамашачыларны да тик тотмадылар. Алып баручылар балалар һәм әти-әниләре өчен викторина әзерләгәннәр. Шәһәр тарихына багышланган сорауларга җавап табу, бию, җырлау – шәһәрдәшләребез барын да булдыра икән.  
Алмаз Фаттахов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев