Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чакыру сигналы – RC18KZ

Түбәнкамалы Ильяс Бикбаев футбол буенча чемпионат барган көннәрдә Россия, шулай ук Европа, Азия илләрендә яшәүче һәвәскәрләр белән радиочелтәр аша 1777 тапкыр элемтәгә кергән. Моның өчен ул Россия радиоһәвәскәрләре Союзының I дәрәҗә дипломына лаек булган.

Ильяс Бикбаев «Түбән Кама Нефтехим» радио клубын җитәкли. Кыска дулкынлы һәм ультра дулкынлы радио белән дөньяда миллионнар мавыга. Алар арасында ирләр дә, хатын-кызлар да, гади эшчеләр, президентлар, техник һөнәр ияләре бар. Һәвәскәрләр кич һәм төннәрен радиостанцияләр янында үткәреп, элемтәгә керәләр. Кемдер элемтә урнаштырган илләрне санап бара, кемдер моны хәтта ярыш итеп кабул итә, өченчеләре исә радиоэкспедицияләргә бара. Радиоһәвәскәрләр телеграф (морзянка), телефон, телетайп (компьютер экраны) аша аралаша. Һәрберсенең үз чакыру сигналы бар. Ильяс Бикбаев үзе белән RC18KZ чакыру сигналы аша таныштыра.  
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев