Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәйрәм көннәрдә ничек эшлиләр?

Хастаханәләр

Шәһәр һәм район хастаханәләре һәм поликлиникаларының бәйрәм көннәрендә эш вакыты түбәндәгечә булачак: 
1 нче һәм 2 нче поликлиникада 9, 10 һәм 12 майда дежур терапевтлар – 8.00-15.00 сәгатьтә, 11 майда 8.00-18.00 сәгатьтә кабул итәчәк. Өйгә табиб чакырту өчен 8.00-14.00 сәгатьтә шалтыратырга кирәк. 11 майда дежур хирург 1 нче поликлиникада (Менделеев урамы, 46) 8.00-15.30 сәгатьтә кабул итәчәк. Травматология пункты һәм стоматология поликлиникасы кичектергесез ярдәмне тәүлек әйләнәсендә күрсәтә. 1 нче һәм 2 нче балалар поликлиникаларында табиблар 11 майда 8.00-14.00 сәгатьтә кабул итәчәк. Табибны өйгә 8.00-13.00 сәгатьтә чакыртып була. Хатынкызлар консультациясе табибларына 11 майда 8.00-14.00 сәгатьтә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Наркология диспансеры 8.00-14.00 сәгатьтә кабул итә. «Спасение» медицина компаниясендә (Мәктәп бульвары урамы, 3) 9 һәм 12 майда 8.00-19.00 сәгатьтә, 10 һәм 11 майда 7.00-19.00 сәгатьтә табиблар кабул итәчәк, регистратура һәм эшкә яраксызлык турында белешмә бирү бүлмәсе эшләячәк, үлем турында белешмә биреләчәк. 
Кама Аланы поликлиникасында дежур терапевтлар, стоматологлар, педиатрлар 10 һәм 11 майда 8.00-14.00 сәгатьтә кабул итә, 10 майда 8.00-14.00 сәгатьтә дежур хирургка мөрәҗәгать итеп була. Ширәмәт участок хастаханәсендә 10 майда 8.00-14.00 сәгатьтә терапевт, стоматолог, педиатр көтә. 

ЮХИДИ

Түбән Кама ЮХИДИ бүлегенең 102 нче һәм 104 нче имтихан бирү бүлмәләре һәм теркәү бүлеге: 
9 майда 8.00-12.00 сәгатьтә, 10 майда – 8.00-18.00 сәгатьтә (12.00-14.00 – төшке ял), 11 майда 8.00-17.00 сәгатьтә (12.00-13.00 – төшке ял) кабул итәчәк. 12 һәм 13 майда белгечләр эшләмәячәк.

Миграция мәсьәләләре бүлеге

9 һәм 10 майда бүлек белгечләре кабул итмәячәк. Россия Федерациясе гражданины паспортлары 11 майда 9.00-14.00 сәгатьтә эчке эшләр идарәсенең миграция мәсьәләләре буенча бүлегендә (Студентлар урамы, 25а) тапшырылачак. Чит ил паспортын шулай ук 11 майда алып булачак. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев