Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәйрәм чаралары

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Түбән Камада быел зурлап уздырылачак. Төп чаралар Гаилә паркында оештырыла. Биредә «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы, ЗАГС идарәсе һ.б. тарафыннан әзерләнгән «Гаилә бәхете формуласы» фестивале үтәчәк. Чаралар 15.00 сәгатьтә башлана.

«Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурсында җиңүчеләргә Бөтенроссия иҗтимагый бүләге – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак. Аннары сәхнәгә игезәкләр чыгачак. Булачак аналар да «Ана булу – бәхет ул!» дигән иҗади котлау әзерләгәннәр. Өч игезәк балалары туган гаиләне котлап, сабыйларга туу турында таныклык тапшырылачак. Бәйрәмдә шулай ук «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятендә хезмәт куючы гаилә династияләрен билгеләп үтәчәкләр. Территориаль иҗтимагый үзидарә советлары исә үрнәк гаиләләрне бүләкләячәк.  
Шәһәребез артистлары катнашында сәхнәдә зур концерт күрсәтеләчәк. Паркта шулай ук «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» дигән ретро фотокүргәзмә эшләячәк. Кечкенә кунакларга интерактив мәйдан оештырыла. Гаиләләр өчен мастер-класслар әзерләнә. Түбән Кама рестораннары пешекчеләре «Гаилә рецептлары» дигән гастрономия чарасы үткәрә. Гадәттәгечә, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә дә шәһәркүләм чаралардан читтә калмый. Хезмәткәрләр «Китапларда – гаилә кыйммәтләре» акциясе уздырырга планлаштыра. Матур кул эшләнмәләрен «Осталар берлеге» ярминкәсендә сатып алырга мөмкин булачак. Спорт яратучы гаиләләр футбол уйный ала. 
Сорауларыгыз булса яки юридик ярдәм алырга теләсәгез, бу көнне «Гаилә» паркында ЗАГС идарәсе хезмәткәре, ТРның атказанган социаль яклау хезмәткәре Галина Кузнецова кабул итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев