Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Быел Татарстанда сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак

Быел Татарстанда сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак Фото: Александр Эшкинин Торак пунктлардагы аерым спорт объектлары төзелеше программасына 1 млрд 692 млн акча бүленгән. (Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Чанышева). Татарстан районнарында быел җәй сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта республиканың төзелеш,...

Быел Татарстанда сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак

Фото: Александр Эшкинин

Быел Татарстанда сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак

Торак пунктлардагы аерым спорт объектлары төзелеше программасына 1 млрд 692 млн акча бүленгән.


(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Чанышева). Татарстан районнарында быел җәй сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.

"Республикада спорт объектларын төзүдә уңай тәҗрибә зур. Соңгы биш елда төбәктә 791 спорт объекты төзелде", - дип билгеләп үтте Гыймаев.

Татарстан районнарында спорт объектлары төзелеше узган ел башланды. Эш дәвам итә. Объектларның әзерлек дәрәҗәсе 40 - 50 процентны тәшкил итә.

"Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның сентябрендә спортны үстерү максатыннан сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы төзү карарын кабул итте", - дип өстәде министр урынбасары.

Һәр бассейнда балалар һәм өлкәннәр өчен аерым коену урыннары булачак. Спорт залларына заманча җиһазлар куелачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X