Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәясе – чит ил машинасына тиң

Күзләре сукыр өч шәһәрдәшебез ияртүче этләре белән Яр Чаллыда узган «Адым артыннан адым: ике йөрәк якын» дигән конкурста катнашканнар.

Мондый чара әле беренче тапкыр гына үткәрелгән. Анда катнашырга дип республиканың төрле шәһәрләреннән килгәннәр. Нәтиҗәдә, Гөлнара Кәримова һәм аның эте Сармат «Адым артыннан адым» номинациясендә җиңүгә лаек булганнар. Жюри маршрутны узганда, этнең сукыр кешегә киртәле урыннар турында ничек итеп белдерүенә, йөртүенә игътибар иткән. Сергей Добротворский һәм Антон Козлов Ерат һәм Сэнди кушаматлы этләренең көнкүрештә үзләрен ничек тотуларын, боерыкларны аңлау дәрәҗәсен күрсәткәннәр.
Конкурска барырга түбәнкамалыларга башкалар язмышына битараф булмаган кешеләр ярдәм иткән. Сүз уңаеннан, шундый ук фестивальне җәен шәһәрдә уздырамакчылар. Мәйданчык та бар. Татарстанда барлыгы 12 ияртүче эт теркәлгән. Берсен әзерләүгә 1,5 ел вакыт кирәк, ә бәясе – яхшы чит ил машинасы кебек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев