Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Бу ел безне бик күп гадәти әйберләргә башка яктан күз салырга өйрәтте»

«Фидакярлык һәм түземлек күрсәткәнегез, кирәкле вакытта кулдан килгәнчә ярдәм иткәнегез өчен барыгызга да чын күңелдән рәхмәт әйтәм», — диелә Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллинның Яңа ел мөрәҗәгатендә.

Кадерле түбәнкамалылар!

Сезне чын күңелдән иң матур һәм якты бәйрәм — Яңа ел белән котлыйм! Елның салкын вакытына карамастан, бу чыннан да җылы бәйрәм! Ул барыбызга да якыннарыбыз белән аралашу шатлыгы, яхшы өметләр бүләк итә. 

Узып баручы ел безнең өчен җиңел булмады. Ул бик күп борчылулар һәм дулкынланулар китерде. Ләкин шуның белән бергә, бу ел безне бик күп гадәти әйберләргә башка яктан күз салырга өйрәтте. 

Кадерле түбәнкамалылар, фидакярлык һәм түземлек күрсәткәнегез, кирәкле вакытта кулдан килгәнчә ярдәм иткәнегез өчен барыгызга да чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Хәзер иң мөһиме — бердәм булу, яхшыны күрә белү һәм алга баруыбызны дәвам итү. 

2023 ел күңелле сюрпризлар китерсен һәм яңа дуслар табарга ярдәм итсен! Ул якты идеяләр, истәлекле вакыйгалар, яхшы үзгәрешләр елы булсын, сәламәтлек, татулык һәм муллык алып килсен, уңышлы эшләргә ирештерсен! 

Сезгә иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч һәм ниятләгән эшләрегезнең тормышка ашуын телим!
Рамил Муллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев