Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Боз кичүеннән йөрүчеләргә!

Боз кичүеннән йөрүчеләргә Кама елгасы аша Түбән Кама ягыннан Казан юлына чыгучыларны боз кичүе чыдата: ул хәзер 3,5 тоннага кадәрге йөк күтәрә ала. Билгеле булганча, Каманың теге ярына ике урыннан - Соколка авылы һәм Закамский поселогы турысыннан чыгарга була. Җиңел автомобильләр өчен боз өстеннән бер якка чыгу бәясе - 150...

Боз кичүеннән йөрүчеләргә

Кама елгасы аша Түбән Кама ягыннан Казан юлына чыгучыларны боз кичүе чыдата: ул хәзер 3,5 тоннага кадәрге йөк күтәрә ала.

Билгеле булганча, Каманың теге ярына ике урыннан - Соколка авылы һәм Закамский поселогы турысыннан чыгарга була. Җиңел автомобильләр өчен боз өстеннән бер якка чыгу бәясе - 150 сум.

Газ хисаплагыч куймасаң...

Әгәр дә квартирда газ плитәсе генә булса, закон буенча, тотылган газны хисаплагыч (счетчик) көйләтү мәҗбүри түгел.

Узган елның 29 декабрендә Россия Президенты "Энергияне саклау турында"гы законга кертелгән үзгәрешләргә кул куйганлыктан, тотылган газны хисаплагыч приборлар көйләтү мәҗбүри түгел. Плитә белән беррәттән, өегездә я квартирыгызда газ колонкасы яки газ казаны булган очракта инде газ хисаплагыч прибор көйләтергә тиеш буласыз. Газ хисаплагыч прибор булмаганда, нормативта каралганча, кеше башына аена 12 кубометр исәбеннән чыгып түләнә.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев