Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бүләкләрдә – җан җылысы

Балаларны яклау көне узды, ә котлаулар дәвам итә. «Мини-мисс Түбән Кама – 2018» бәйгесендә җиңүгә ия булган Әмирә Зиннәтова, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар белән шатлыгын уртаклашып, бүләкләр тараткан. Моның өчен Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә белем алучы кыз Инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясенә килгән.

Әмирә бирегә еш килә икән. Шуңа күрә кемнең нәрсә яратуын яхшы белә. Йомшак уенчыклар, китаплар, фоторамкалар, курчаклар... Бер бала да бүләксез калмады.
– Бүләкләр өчен бик зур рәхмәт. Балалар бик сөенә. Аларның елмаюын күрү безгә рәхәт, чөнки канатлары каерылган, авырлыклар кичергән кешеләргә дөньяда яшәр өчен бер җылы сүз дә җитә, – ди Раилның әнисе Раушания Гыйльметдинова. 
Әлеге оешмага 200 ләп бала теркәлгән. Аларның һәрберсенең үз язмышы, үз тарихы. 
–  Мин аларны Балаларны яклау көне белән тәбрик итәм. Бәхетле киләчәк телим. Яраткан әти-әниләрегез гел янәшә булсын. Балачак хыялларыгыз тормышка ашсын, – дип котлады балаларны Әмирә. 
Әле 4 нче сыйныфта гына укуына карамастан, кызчык шәһәр күләмендә генә түгел, республика, Россия конкурсларында да җиңү яулаган. Балаларга ярдәм итү гамәлен күңел кушуы белән аңлата. Әгәр сез дә балаларны сөендерергә теләсәгез, Ассоциациягә мөрәҗәгать итә аласыз. Адресы: Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 15 нче йорт.
Гөлия НИГЪМӘТУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X