Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәлки, үзебездән башларгадыр?

Ноябрьнең өченче якшәмбесе дөньяда юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан, шәһәребезнең «Ковер» яшьләр үзәгендә шулай ук авария корбаннарын искә алу кичәсе узды.

Юл-патруль хезмәте тарафыннан оештырылган чарага мәктәп укучылары, үзиреклеләр, ДОСААФта белем алучылар, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чиклеләр, юл-патруль хезмәте вәкилләре, хатын-кыз йөртүчеләр һ.б. килделәр.
Быел тугыз ай эчендә Татарстанда аварияләрдә 238 кеше вафат булган, 4000нән артыгы җәрәхәтләнгән. Түбән Камадагы саннарга килгәндә, 10 айда 290 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 11 кеше үлгән, 376сы җәрәхәтләнгән. 56 авария 16 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр катнашында икән, алар арасында үлем-китем булмаса да, 59ы яраланган.
Аварияләр санын киметү өчен төрле чаралар күрелә: светофорлар да куела, «лежачий полицейский»лар урнаштырыла, юллар да төзекләндерелә, әмма... Яңа асфальт салындымы, кешеләрне бәрдерүләр ешая. ЮХИДИ инспекторлары даими рейдлар уздырса да, кагыйдәләрне бозу өчен җитди җәзалар каралса да, әлегә берни үзгәрми. Руль артына хәмер эчеп утыручылар да кимеми. Хәлләрне үзгәртү өчен нишләргә?
Кичәне алып баручы Булат Әюпов Белгород, Волгоград һ.б. шәһәрләр белгечләре белән туры элемтә уздырды. Алар юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен эшләнгән яңа проектлар турында сөйләделәр. Иң яхшысы, әлбәттә, уңай күрсәткечләр булган илләрдән үрнәк алу.
Кичәнең икенче өлешендә катнашучылар командаларга бүленеп эшләделәр. Өстәлләргә ватман һәм фломастерлар куелган. Һәр команда авариягә китерә торган сәбәпләрне сурәтләргә һәм һәлакәтләрне булдырмас өчен үз тәкъдимнәрен җиткерергә тиеш иде.
Әйтергә кирәк, катнашучылар эшкә актив алынды. Мәсьәләнең кискен торуы һәм аларны борчуы ачык күренә. Шуңа күрә сәбәпләр һәм тәкъдимнәр исемлеге озын булды. Авариягә китерүче сәбәпләр арасында «ливневка»лар җитмәве, юлларда борылу урыннары уңайсызлыгы, кышын юлларның җитәрлек чистартылмавы, йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең телефоннан сөйләшүләре, колакчалар киюләре, машинада музыканы көчәйтеп куюлары, хәмер эчеп яки наркотик кулланып руль артына утырулары, юллар җитәрлек яктыртылмавы, тизлекне арттырулары, ут кайтаргыч элементлары юклыгы һ.б. әйтелде.
Нишләргә? Командалар фикеренчә, ЮХИДИ хезмәтләре шәһәрдә мөмкин кадәр ешрак кизү торырга тиеш. Әмма без балалар бакчалары сабыйлары түгел! Хокук сакчысы күрмәсә, димәк, кагыйдәне бозарга ярый дигән сүзме бу? Тәкъдимнәр арасында шулай ук, юл аша җир асты һәм җир өсте узу урыны ясау, ишегалларында «лежачий полицейский» урнаштыру, мәктәпләрдә «юл кагыйдәләре» дәресен кертү һ.б. булды.
Кайберәүләр: «Машиналарга «алкобик» куярга кирәк», – диделәр. Янәсе, хәмер эчкән кеше руль артына утырса, кузгалып китә алмас. Нинди генә чара күрелсә дә, автомобиль йөртүчеләр һәм җәяүлеләр бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнергә тиеш. Кичәдә әйтелгән тагын бер бик мөһим фикер турында да язмыйча булмый. Юл кагыйдәләре турында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә сөйлиләр, әмма ата-аналары аларны үтәмәсә, балалары да юлларда игътибарлы булмаячак. Шуңа күрә, бәлки, үзебездән башларгадыр? Бу хакта онытмасак иде.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X