Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Безнең өчен горурлык сез!

Шәһәребезнең «Мизгел» бию коллективы Мәскәүдә узган «Танцевальная волна» конкурсында катнашып, икенче дәрәҗә дипломга ия булды һәм лауреат исеме алып кайтты. Сәнгать җитәкчесе Рәзилә Вахитова белән педагог-хореограф Ләйсән Мәкъсүмова укучы балаларны бию сәнгатенә өйрәтү өчен зур хезмәт куялар. Ансам-бль үзенчәлекле: анда биюче кызлар - 13нче гимназия-интернатында, малайлар 24нче лицей-интернатта белем ала....

Шәһәребезнең «Мизгел» бию коллективы Мәскәүдә узган «Танцевальная волна» конкурсында катнашып, икенче дәрәҗә дипломга ия булды һәм лауреат исеме алып кайтты.
Сәнгать җитәкчесе Рәзилә Вахитова белән педагог-хореограф Ләйсән Мәкъсүмова укучы балаларны бию сәнгатенә өйрәтү өчен зур хезмәт куялар. Ансам-бль үзенчәлекле: анда биюче кызлар - 13нче гимназия-интернатында, малайлар 24нче лицей-интернатта белем ала. Җитәкчеләре аларны берләштереп, менә дигән үрнәк коллектив туплаган.
«Мизгел» узган елның җәендә Сочида узган халыкара бәйгедә «Су буе» биюе белән катнашып, беренче дәрәҗә дипломга ия булган иде. Җиңүчеләр буларак, чакыру буенча гыйнварда гала - концертта чыгыш ясаганнар.
Яшьләребез бу юлы да сынатмаган. Алты кыз һәм алты егет башкарган «Шома бас» бию композициясенә проект җитәкчесе Кристина Роледер һәм жюри әгъзалары югары бәя биргәннәр. Парлап биючеләрнең Татарстаннан бердәнбер коллектив булуын аерым бил-геләп үткәннәр. Фестивальгә Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән яшьләргә жюри әгъзасы - танылган педагог-хореограф Екатерина Стегний үзе дә заманча биюләр буенча мастер-класс күрсәткән.
Гомумән, яшьләргә истә калырлык вакыйгалар күп булган. Дүрт көн буе Россия башкаласында яшәү, метрода йөрү, Кызыл мәйданда булу онытылмас хатирәләр калдырган. Бигрәк тә мультфильмнар төшерү тарихын сурәтләгән «Анимация» музее зур кызыксыну уяткан. Үзләре яшәгән дүрт йолдызлы 30 катлы «Измайлово Альфа» кунакханәсенең 24нче катында урнашкан бүлмәләреннән кичке Мәскәүнең төрле төстәге утлар белән яктыртылган урамнарына сокланып карап торуларын балалар озак онытмаслар.
Мондый сәяхәттә йөреп кайту өчен матди ярдәм күрсәтүчеләр дә, зәвыклы кием белән тәэмин итүчеләр дә табылды. Рәхмәтләрнең иң зурысы балаларын юлга әзерләп, юлламаны, ашау-эчүне, юл хакларын күтәргән ата-аналарга. Рәзилә ханым өч ул тәрбияләп үстерүче Татьяна һәм Марат Хисмәтуллиннар гаиләсенә аерым тукталды. Марат әфәнде үзе дә Мәскәүгә үк барган. «Ул безгә бик ярдәм итте. Малайларны үз янына туплап, бер адым да калдырмады», - дип шатлыгы белән уртаклашты ансамбль җитәкчесе.
Мондый җиңү шәһәребезне генә түгел, Татарстаныбызны да танытты, дип уйлыйм мин. Безнең өчен сез - зур горурлык.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X