Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бетончы, повар һәм табиблар: Түбән Камада нинди белгечләр җитми

Түбән Каманың «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә» 2 378 вакансия ачылган.

Беренче апрельгә алынган мәгълүмат буенча, Түбән Кама районында эшче көч саны 159,8 мең кеше тәшкил итә, 6 меңе — эшсезләр.

Хатын-кызлар эшсезләрнең гомуми санының 69% тәшкил итә, 72% — үз теләге белән эштән киткән гражданнар, 0,2% — югары уку йортларын тәмамлаучылар.

Апрель башына Түбән Каманың «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә» 2 378 вакансия ачылган. Хезмәт базарында иң кирәкле белгечлекләр: бетончылар, автомобиль йөртүчеләр, автобус йөртүчеләр, погрузчик йөртүчеләр, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручылар, төрле эш башкаручылар, слесарь-ремонтчылар, монтажчылар, повар, тәрбиячеләр, укытучылар, табиблар, шәфкать туташлары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X