Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бер атна эчендә Түбән Камада 48 сабый туган

Бу турыда перинаталь үзәк белән Балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада Түбән Камада 48 бала дөньяга килгән. Бу турыда перинаталь үзәк белән Балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кесарево операциясе юлы белән 17 бала туган, чит шәһәрләрдән килеп бәби табучылар — 17 кеше. Балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә 437 кеше мөрәҗәгать иткән. Поликлиникага ОРВИ диагнозы белән 689 бала килгән. 

Травмпункт табибларына ярдәм сорап 333 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның берсе — юл-транспорт һәлакәтеннән соң, 56сы — урамда егылган, 36 кешенең кул-аягы сынган. 

Хатын-кызлар консультациясендә 1 183 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар дәвалауда 235 пациент бар. Яңа туган һәм җитлекми туган балалар патологиясе бүлегендә 19 сабый һәм 10 әни дәвалана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев