Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Белем тупладылар

Түбән Камада Өченче буын университетының чыгарылыш кичәсе узган. Дипломнар 1200 гә якын студентка тапшырылган.

Бу уку елында барлыгы 40 факультет эшләгән. Кемдер картиналар чигәргә өйрәнгән, кемдер бию серләренә төшенгән, компьютерда эшләргә өйрәнергә теләүчеләр дә, сәламәтлек мәктәбе факультетын сайлаучылар да күп булган.
– Бу уку елы җиңел булмады, әмма пенсионерларыбыз тырышты, яшь чакларыңдагы кебек белем тупларга омтылды, – ди РФ пенсионерлар союзының Түбән Кама бүлеге рәисе Тәгъзимә Садыйкова.
Өченче буын университеты 2012 елдан башлап эшли. Бу вакыт эчендә меңләгән шәкерт белем алган, яңа дуслар тапкан, киләчәккә ышаныч белән карый башлаган. Сентябрьдә студентлар өчен ишекләр кабат ачылачак. 
Р. Исламов фотоcы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев