Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Белем дәрәҗәсен сынадык

Узган шимбәдә «Бөтендөнья татарча диктант – 2019» акциясе булды. Татарстанда, Россиядә, чит илләрдә дә үз телен яраткан, хөрмәт иткән татарлар бу акциягә кушылып, диктант язды.

Мин дә татар телен саклауга үземнән нәни генә өлеш кертим дип, шәһәребезнең 25нче мәктәп-гимназиясенә диктант язарга бардым әле. Нигә нәкъ менә 25 гимназиягә дисезме? Беренчедән, татар гимназияләрендә, китапханәләрдә миннән башка да кеше күп булыр, икенчедән, бу гимназиядә татарча сөйләшәләрме, диктант язучылар күп килерме икән дип, белеп тә кайтуым иде.
Ишекне ачып керүгә татар музыкасы ишетелсә, синең белән татарча исәнләшеп каршы алсалар, күңел була бит, килешәсездер. Бу гимназиядә дә матур гына татарча җыр агыла, сафтатарча исәнләшеп каршы алдылар, диктант язасы кабинетка озатып куйдылар – рәхәт. Димәк, татар телен онытмыйлар, телебезнең дәрәҗәсе бар, дигән сүз.
Бик теләп, йөгереп барган идем дә, класска кереп утыруга, каушатып җибәрде. «Ә дөрес итеп яза алмасам, хаталарым булса кеше алдында көлкегә калам инде» – дип куркып утырганда, мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары Рима Рөстәм кызы Гарипова кереп, барыбызны да тынычландырып, уңышлар теләп, фатихасын биргәч, әзрәк йөрәк тибеше җайланды тагын үзе.
25нче гимназиядә биш кабинетта барлыгы алтмыштан артык кеше диктант язды. Араларында инде шактый өлкән яшьтәгеләр дә, мәктәп балалары да бар иде. Безнең сыйныфта, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсеннән Вәсимә Сәләхова да шушы гимназияне сайлаган. Ә 73 яшьлек Рифат абыйның оныклары бу гимназиядә укый. Ул да күптән артта калган мәктәп елларын сагынып, үзен сынап карарга килүе икән.
Кулына диктант тексты тоткан Зәрия Мәүгавия кызы Гыймрановага карап, балачак хатирәләре яңарды. И-и, тыныш билгеләре куя алмый тилмерә идек. Мәктәпне тәмамлаганга – 35 ел! Булган белемнәр онытылса да, гаҗәп түгел. Бу текстта да хәйран күп булырга ошап тора шул өтер-сызыклар.
Тирләп-пешеп булса да яздык, ерып чыктык бу диктантны. Бер рәхәтләнеп, мәктәп елларын искә төшереп кайттык ичмасам. Бирелгән текстны да авыр дип әйтмәс идем. Ә нәтиҗәләрен, кабат сайттан карап белергә була, диделәр. Шунда беррәттән белемебезне дә сынап карыйбыз инде.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Гүзәл Идиятуллина фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев