Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Барыргамы, юкмы?

Н.В.Лемаев исемендәге нефтехимия һәм нефть эшкәртү көллиятендә студент кызлар белән «Ир-егетләргә армия кирәкме? Хатын-кыз фикере», дигән түгәрәк өстәл оештырылды.

Мондый чара Читада булган коточкыч вакыйгадан соң уздыру гадәти туры килүме? Әллә махсус оештырылганмы? Исегезгә төшерәбез, Байкал аръягында нибары дүрт ай гына хезмәт иткән Рамил Шәмсетдинов исемле егет каравылдан соң казармага кереп, офицерларларга һәм солдатларга автоматтан аткан. 10 кешенең сигезе үлгән, икесе авыр хәлдә хастаханәдә. Интернетта төрле фаразлар бар, күбесе, солдат «дедовщина»га түзә алмаган, диләр.
Армиядә «дед»лар, «дух»лар һәрвакыт булган. Әмма төрле өлкәләрдә, частьләрдә мөнәсәбәт тә төрлечә. Элек егетләр армиягә теләп барганнар, «хезмәт итүгә яраксыз» дигән мөһер үлемгә тиң булган. Андыйлары белән кызлар да очрашырга теләмәгән. Ә бүген гүзәл затлар булачак ирләре хәрби хезмәт үтүен телиме? Очрашуда катнашкан студентларның күбесе тели икән, берничәсе генә каршы килгән. Үз фикерләрен алар «бер ел вакыт заяга үтә», «яшь солдатларга мөнәсәбәт начар» дип аңлатты.
2017 елда Түбән Камадан хәрби хезмәткә озаталган 524 егетнең алтысы сәламәтлек буенча кире кайтартылган. Узган ел 472 кеше чакырылган, шулай ук алтысы кайткан. Быел озаткан 46 көчле затның икесе хезмәткә яраксыз дип табылган. Авыруларга килгәндә, 29 процентында – төрле терапевтик тайпылышлар, икенче урында – хирургия белән бәйле сәбәпләр, өченчесендә психик җитешсезлекләр бар икән. Чыннан да, сәламәтлекләре начар егетләр гаиләдә ир, ата вазифасын ни дәрәҗәдә үтәр? Алардан нинди бала туачак?
«Хәзерге заманда күп кенә малайларда ир-егетләргә хас сыйфатлар юк. Балалар бакчасында хатын-кызлар тәрбияли, гаиләдә әтисе дә булмаса, хәл тагын да катлаулана. Армиядә егет билгеле авырлыклар аша үтәргә мәҗбүр. Җиңәсең икән, тормышта да җиңелрәк була», – дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районы хәрби комиссары Фәрид Мингәрәев.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев