Балык Бистәсенә иҗади сәфәр
Балык Бистәсе районы чигендә безне гармуннар уйнап, милли киемнәр кигән егет-кызлар чәкчәкләр белән каршы алды.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары — Чаллы төбәге язучылар җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафинның башлангычы белән һәр елны Яр Чаллы язучылары, иҗат әһелләре, актив җәмәгать эшлеклеләренең Татарстанның гүзәл бер районына иҗади сәяхәткә чыгуларына сокланып, ак көнләшү белән көнләшә идем.
Шуңа күрә, Чаллы төбәгенә караган әдәби берләшмә язучыларының һәр сулышын тоеп яшәгән җитәкчебез Факил Сафиннан Балык Бистәсе районына иҗади сәяхәткә чакыру алгач, бик рәхәтләнеп риза булдык һәм кырыклап кеше зур автобуска төялеп сәфәргә кузгалдык. Безнең арада Әнвәр Шәрипов, Рәзинә Мөхиярова кебек тел галимнәре, милләтебез, телебез дип янып яшәүче милләтпәрвәр язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова, Данис Хәйруллин, Әлфия Ситдыйкова, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Лилия Фәттахова, Зифа Кадыйрова, «Ләйсән» әдәби берләшмә әгъзалары, «Мәйдан», «Көмеш кыңгырау» газета-журнал хезмәткәрләре, халык рәссамы Мадияр Хаҗиев, җырчылар Габидулла Хөрмәтуллин, драматург һәм артист Булат Сәлахов һәм тагын бик күпләр бар иде.
Балык Бистәсе районы чигендә безне гармуннар уйнап, милли киемнәр кигән егет-кызлар чәкчәкләр белән каршы алды. Беренче тукталыш Яңа Сала авылында тарихчы Нурулла Гарифның, Зәйнетдин углы Шәрәфетдин байның 1907 елда төзелгән йортында урнашкан шәхси музеенда булып, аның меңьеллык тарихи ядкарләре, борынгы китаплары, кулъязмаларына таң калдык. Нурулла Гариф, чын мәгънәсендә, Балык Бистәсенең патриоты, «Ул үз төбәгендә һәр каккан казыкның тарихын белә»,— дип әйтсәм дә ялгышмамдыр, нәкъ Чаллы шагыйрәсе Лилия Фәттахова әйткәнчә:
Кайтсын өчен, кайтарасы барын
Сез тарихчы абый, Сез беләсез!
Сез тарихның үз телендә сөйләшәсез,
Сез тарихның хак юлыннан киләсез!
Тарих фәннәре кандидаты, тарихчы-галим Нурулла Гариф музеена экспонатларны 30 ел дәвамында җыйган. Көн барышында ул безне Балык Бистәсенең бай тарихы белән таныштырып йөрде.
Киләсе тукталыш — Юлсубино (Балтач ) авылында легендар халык шагыйре Равил Фәйзуллинның шигъри юлларыннан торган стелла янында туктап, истәлеккә фотога төшү иде. Әдип килүчеләрне үзе каршы алды. Бу безнең өчен һич көтелмәгән шатлык булды. Равил Фәйзуллин безне авылның яме, бизәге булган Күгәрчен чишмәсенең тарихы белән таныштырды. Челтерәп аккан чишмәнең сихәтле суыннан авыз итеп, шагыйрьнең, 1948 елда салынган туган йортына тукталып, Равил Фәйзуллинның истәлек-хатирәләрен тыңладык. Соңыннан Юлсубино мәктәбенә урнашкан язучының музей салонында укытучылар һәм укучылар белән очраштык.
Равил Фәйзуллин музее үзенең югары зәвыгы, энциклопедик мәгълүматка ия булуы белән аерылып тора. Соңгы тукталышыбыз Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә халык, иҗат сөючеләр, китапханәчеләр белән очрашу булды. Әдәби кичәдә һәрберебез диярлек чыгыш ясады. Үземнең чыгышымда мин, Балык Бистәсе районы Татар Казаклары авылында туып үскән, бөтен гомерен Түбән Кама шәһәренә багышлаган Татарстанның атказанган химигы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия лауреаты Рифкать Гаян улы Имаевның шигырьләрен укыдым. Һәр чыгышның нигезендә милләт, тел язмышы иде.
"Милләт, телне саклап калу югары милли үзаң, көчле милли рух булганда гына мөмкин. Хәзер һәр татар зыялысының төп максаты һәм бурычы халыкта әнә шул асыл сыйфатларны тәрбияләү. Чаллы язучылар берлеге халык белән менә шундый максатчан очрашуларны оештырып тора«,— диде үзенең чыгышында танылган язучы Фәүзия Бәйрәмова.
Без, Балык Бистәсе районында әдәби-мәдәни сәфәребезне иң югары дәрәҗәдә уздырырга ярдәм иткән Балык Бистәсе районы җитәкчесе Радик Рәмис улы Ислямовка, сәфәрнең башыннан ахыргача безнең белән булган урынбасары Айгөл Камил кызына, Равил абый Фәйзуллинга, Нурулла Гарифка, мәдәният хезмәткәрләренә, безне әтиләрчә кайгыртып йөргән, түзем дә, сабыр да, аксакалларча тирән, төпле фикерле җитәкчебез Факил абый Сафинга чиксез рәхмәтлебез. Әлеге очрашуның якты хатирәләре безнең иҗатыбызда чагылыш табар диеп ышанам.
Рәсимә Нәбиуллина, «Кама таңнары» әдәби берләшмә җитәкчесе
Автор фотолары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев