Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балалар хәвефсезлеге – беренче урында

Республиканың ЮХИДИ начальнигы эш сәфәре белән Түбән Камада булып китте.

Ленар Габдрахмановның шәһәребезгә килү максаты – җирле дәүләт автоинспекция идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү тәҗрибәсе турында танышу иде. Ул Түбән Каманың «Әллүки» балалар бакчасында булды. Бу бакчада балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү игътибар үзәгендә. «Әллүки»гә йөрүче балалар белән бик еш тематик кичәләр, төрле уеннар, чаралар үткәрелеп килә. Бакча базасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен бар шартлар да тудырылган. Баш инспектор «Әллүки»гә йөрүче сабыйларга ике яңа велосипед бүләк итеп, балаларга тантаналы рәвештә велосипедчы таныклыгы тапшырды.
Балалар бакчасыннан соң Ленар Габдрахманов шәһәрнең автошәһәрчегендә дә кунак булды. Бу өстәмә белем бирү үзәгендә балалар һәм яшүсмерләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтеп кенә калмый, нәни автоинспекторлар да әзерлиләр. Түбән Кама автошәһәрчеге республикада иң яхшылар рәтендә дип горурланып әйтә алабыз.
Автошәһәрчек республикабызның ЮХИДИ идарәсе начальнигы кулыннан ике велосипед алды. «Менә шушындый балалар бакчалары, автошәһәрчекләр булганда үсеп килүче буын юл йөрү кагыйдәләрен санлап, юлларда закон бозмый, үзен һәм башкалар тормышын куркыныч астына куймый йөрер», – диде башкала кунагы.
Гомумән алганда, Ленар Габдрахманов шәһәребездә балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү тәртибеннән канәгать калды.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото e-nkama.ru сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X