Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Балалар белән элемтәне өзмим»

Кем ул әйдаман (вожатый)? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Балалар белән уртак тел табу авырмы? Бу турыда әйдаман булып эшләгән Альмира Заһретдинова белән сөйләштек. 20 яшьлек Альмира - Түбән Кама кызы. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкъне өйрәнү институтына укырга керә. Лагерьга көтмәгәндә эләгә....

Кем ул әйдаман (вожатый)? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Балалар белән уртак тел табу авырмы? Бу турыда әйдаман булып эшләгән Альмира Заһретдинова белән сөйләштек.
20 яшьлек Альмира - Түбән Кама кызы. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкъне өйрәнү институтына укырга керә. Лагерьга көтмәгәндә эләгә.
- Ике ел элек, имтиханнар тәмамлангач, шәһәргә кайтып, җәй буе өйдә торасы килмәде. Танышларымның Кырымга китәргә җыенуларын ишеттем. Озак уйлап тормыйча, педагогия отрядын табып, җитәкчеләре белән элемтәгә кердем һәм берничә көннән Кырымда, Песчаное поселогындагы Казакевич лагеренда идем, - дип исенә төшерә кыз. -Диңгез, кояш, сәяхәт итү мөмкинлеге... Анда рәхәт иде.
Отрядындагы 8-12 яшьлек балалар һәм үсмерләр арасында тулы гаиләдә яшәүчеләр дә, балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә, әби белән генә үсүчеләр дә була. Шуңа да аларны дуслаштырыр, уртак тел табар өчен күп тырышырга туры килә. Лагерьда якын-тирәдән генә түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балалар да ял итә. Якыннары еракта калган. Шуңа күрә аларны да, әти- әниләрен дә тынычландырырга туры килгән. Яныңда ышанычлы юлдаш булса, күпкә җиңелрәк. Бу яктан Альмирага бәхет елмая.
Икенче елны Альмира Түбән Камада калырга карар кыла һәм «Юность» лагеренда эшли.
- Мин җитәкләгән отряд балалары ышанычлы һәм мөстәкыйльрәк булды. Алар мине ишетә беләләр, тыңлыйлар иде. Әмма без, әйдаманнар, зарланырга да мактанырга да тиеш түгел. Отряд бирделәрме - эшлә, - ди кыз.
Альмира балалар белән уртак тел тиз таба, чөнки үзе әйтүенчә, «мәхәббәтләрен яулап алсаң, алар һәрвакыт яныңда булырга тырыша». Балаларны яхшыларга һәм начарларга аеру дөрес түгел, дип саный. һәрберсенең үз холкы: аңларга өйрәнсәң, күпкә ирешеп була. Шул ук вакытта таләпчән була белергә кирәк. Альмира әйдаманның төп сыйфатлары -сабырлык, ярату, креативлык дип саный.
- «Үз балаларым» белән элемтәне өзмим. Без социаль челтәрләрдә аралашабыз, сирәк булса да, очрашабыз, - дип елмая ул. - Узган җәйдәгечә, «Юность» лагеренда эшләргә планлаштырам. Балалар белән очрашуны түземсезләнеп көтәм.
Фото Альмира Заһретдинованың шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев