Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балагыз уку елына әзерме?

Сентябрь ае якынлаша. Ә бу – ата-аналар активлашкан вакыт. Балаларына мәктәп өчен кирәк-ярак, өс һәм аяк киемнәре сатып алалар. Ә бәяләр ел саен артып кына тора. Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк балаларның ата-аналары күбрәк шакката. Базарда, кибетләрдә йөреп, беренче сыйныфка баланы киендерү, җыендыру бәяләрен белештем.

Сүзебез башта, әлбәттә, кием-салым турында булыр. Кайбер мәктәпләрдә киемне фабрикада тектерәләр, тукыма, төс сайлап баш катырасы юк. Кайберләрендә исә билгеле бер төслесен алырга кушалар да, базардан табасызмы, кибеттәнме, фабрикаданмы – үзегез хәл итәсез. Кызларга, гадәттә, сарафан сатып алалар, малайлар костюм-чалбардан булырга тиеш. Уртача алганда сарафан 2500 сумга төшә, бер блузка  – 500 сум (анысы исә икәү кирәк булачак). Юньлерәк, чыдамлырак оек өчен 200 тәңкә чыгарып салырга туры киләчәк. Анысы да икәү кирәк. Суытса, җылырагын сатып алырга туры килә, анысы бераз кыйммәтрәк, әлбәттә. Күп кенә кызлар чәчләре озын булгач, аны үрергә кирәк. Тагын да матуррак тасмалар – 180-200, гади генә резинкага беркетелгән ак чәчәкнең бәясе – 60 сум!
Малайларга әйбәтрәк сыйфатлы костюм алу мөһим. Чөнки арзан бәягә яхшы әйбер булмаячагын олы улым беренче сыйныфка кергәч аңладым. Бер егылып, чалбарын ертып кайтты – яңасын сатып алырга туры килде. Костюм-чалбарның әйбәтрәкләре 3000-3500 сум тора. Кайбер мәктәпләрдә чалбар һәм бәйләнгән жилет кына алдыралар. Бу вакытта чалбар 1000 сумга, жилеты 400-500 тәңкәгә төшә. Күлмәкләрне базарда 400-700 сумга сатып торалар иде. Ә кибетләрнең берсендә 350 сумга да күрдем. Анысы да кимендә икәү кирәк. Оекбашы да чыдамлырак булсын. Алары – 40-60 шар сум. Кимендә дүрт-биш пар алмыйча булмый. 
Аяк киеменә килгәндә, хәзер олыларга да күпкә очсызракны табып була. Малайларга бер пар туфли бәясе – 1400, сандали 1000 сумнан башлана. Кызлар өчен дә шул чама.
Физкультура турында да онытмыйбыз. Ак футболканы 90 сумнан да алырга була. Әмма сыйфаты бик начар, бер-ике тапкыр югач, чүпрәккә әйләнәчәк – күр дә тор! Сыйфатлысы дисәгез, 400-500 сум чамасы булыр. Бәлки ташламаларга да юлыгырсыз?! Спорт формасының уртача бәясе – 1000 сум. Кроссовки арзан кибетләрдә 500 сумга да табып була. Әмма бер-ике айдан ертылып чыкса, кабат кибеткә барырга туры килмәгәе...
Хуш, балаларны киендердек. Хәзер – мәктәп өчен башка кирәк-яраклар турында. Беренче чиратта, әлбәттә, букча булу мөһим. Күп кенә ата-аналар бала аркасын туры тотсын өчен, ортопедик букча сатып ала. Сезнең аны күтәреп караганыгыз бармы? Буш килеш авырлыгы – өч кило! Бала мәктәпкә барыр өчен 10-15 минут, кайтыр өчен шул ук вакытны сарыф итә. Я, аркасы кайчан турайсын?! Укытучы апа – сыйныфта, ата-ана – өйдә аның өстәл артында утырышына игътибар биргәндә генә, нәтиҗәгә ирешеп була. Интектермәгез  баланы, ул букчага дәфтәр, дәреслек, хезмәт, рәсем дәресләренә кирәк әйбер тутырасы бар... Тагын шунысына игътибар иттем: кибеттә дә арзанын һәм әйбәтен табып сатып алырга мөмкин. 1600 сумлыгында, мәсәлән, дәфтәр, китап өчен аерым кесәләре бар, үзе нык һәм җиңел. 
Аяк киеме капчыгы 300 сумга да, 700 сумга да бар. Алар зурлыклары белән аерыла, кыйммәтрәкләрендә икешәр кесә, рәсемле дә. Беренче сыйныфта балалар күп очракта махсус эш дәфтәрләрендә яза. Анысының бәясе гади яшел дәфтәр сыман 4 сум түгел. Бер танышым балаларына 1500 ярымлык дәфтәрләр сатып алуын әйтте. Ә кемнәр сатып алырга теләми – берәрсеннән сорап, ксерокопиясен күчереп, язарга мөмкин икән. Мондый дәфтәрләрнең тышлыклары да кыйммәтрәк. Берсе – 70 сум!
Өй эшләрен укытучылар хәзер электрон көндәлеккә язалар, билгеләрне дә шунда гына куялар. Әмма беренче сыйныфларда еш кына көндәлекнең кәгазь вариантын да сорыйлар. Анысының бәясе 40-100 сум. Пеналларга күз салсак, ниндиләре генә юк – 100, 200, 300, 1000 сумлыгы... Бәяләре аның зурлыгына, тышына, тышындагы рәсеменә дә бәйле. Уртача хакы 200 тәңкә чамасы булыр. 
Канцелярия товарлары бүлегенә кердем: гап-гади линейка – 10, ручка – 6-8 (баланы бармакларын дөрес куярга «өйрәтүчесе» дә бар икән, анысы – 146 сум!), каләм – 8, төсле каләмнәр (алты данә) – 30, акварель буяу – 50, җилем – 30, кайчы – 40, бетергеч – 20, каләм очлагыч – 20, саннар һәм хәрефләр «веер»ы – 79 сум.
Шулай итеп, барысын да исәпләгәч, кызны беренче сыйныфка «киендерү, әзерләү» уртача 12905 сумга төште, малайга 12955 сум акча «тоттым». Ә бит кайбер гаиләләрдә ике, өч, дүрт бала бар! Әлбәттә, бу сумма кимрәк тә, күбрәк тә булырга мөмкин, монысы инде ата-аналарның кесә янчыгы калынлыгыннан тора. Иң мөһиме – балаларыбыз мәктәптә тырышып укысыннар, тәртипле булсыннар, укытучыларның, ата-аналарның йөзләрен кызартмасыннар иде.      
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев