Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бакча сезоны башланды: ут бар, су юк

Көннәр җылытып җибәрү белән, түбәнкамалылар тизрәк җир кишәрлекләренә төшеп, эшли башладылар. Кем агач буйый, кем җир казый, кем өен җыештыра... Инде тавыклар сатып алучылар да бар

Түбән Кама бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе рәисе Илһам Булатов әйтүенчә, кайбер бакчаларда электр уты кышын да сүнмәгән, кайберләрендә апрель башыннан, ә 15 апрельдән исә барлык бакчаларга да ут бирелде.
– Ә менә суны 1 майда биреп карарбыз. Каманың, күлләрнең насос куя торган урыннарында һаман боз бар. Әлегә анда насосны куя алмыйбыз, – дип кисәтте Илһам Булатов.
«Нижнекамское ПАТП» ҖЧҖндә бакчаларга автобуслар 24 апрельдән йөри башлар дип фаразладылар. Бу хакта тулырак мәгълүматны киләсе санда җиткерәчәкбез.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев