Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Аз вакыт калып бара

Шәһәрдәге һәм районыбыз авыл-поселокларындагы барлык почта бүлекләрендә, шулай ук, редакциянең үзендә, киләсе 2016 елның беренче яртысы өчен «Туган як»ка язылу ахырына якынлаша. Соңга калмагыз! «Пәри»гә барасызмы? 28 ноябрьдә кичке сәгать алтыда Халык иҗаты йортында Раил Садриев җитәкчелегендәге Буа сатира театрының «Пәри» дип аталган шоу-концерты була. Анда татарның танылган эстрада җырчыларына...

Шәһәрдәге һәм районыбыз авыл-поселокларындагы барлык почта бүлекләрендә, шулай ук, редакциянең үзендә, киләсе 2016 елның беренче яртысы өчен «Туган як»ка язылу ахырына якынлаша. Соңга калмагыз!
«Пәри»гә барасызмы?
28 ноябрьдә кичке сәгать алтыда Халык иҗаты йортында Раил Садриев җитәкчелегендәге Буа сатира театрының «Пәри» дип аталган шоу-концерты була. Анда татарның танылган эстрада җырчыларына пародияләр, юмористик күренешләр һ.б. булачак.
Менә шушы шаян тамашаны бушлай барып карау мөмкинлеге бар. Моның өчен, киләсе дүшәмбе яки сишәмбе көнне (23, 24 ноябрь, 8.00-17.00) безнең редакциягә килеп, «Туган як»ка язылырга һәм «Пәри»гә барырга теләвегезне әйтеп, аерым исемлеккә теркәлергә кирәк. Һәм 25 ноябрьдә иртәнге сәгать 10да һәркайсы икешәр кешелек булган биш чакыру билеты уйнатылачак (әгәр сораучылар биштән артмаса, болай гына, уйнатмыйча бирәбез). Отыш ияләренә шунда ук телефоннан хәбәр итәбез. Әлеге биш билетка кемнәр ия булганы «Туган як»ның 27 ноябрь санында хәбәр ителәчәк.
Уйнатмыйча таратабыз
Лотерея - анысы бәхет эше, ә менә Түбән Кама татар дәүләт драма театры спектакльләренә унсигез чакыру билетын, уйнатып тормыйча, кем алданрак килеп «Туган як»ка языла һәм билет сорый, шуларга биреп җибәрәбез.
Бу билетлар - барысы да Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләргә: «Яшьлек белән очрашу» (26 ноябрьдә була), «Алпамыш алпавыты» (27 ноябрьдә), «Кияүле кызлар кияве» (28 ноябрьдә), «Кызлар кызык итәләр» (29, 30 ноябрьдә). Алданрак килгәннәрнең сайлап алу мөмкинлеге зуррак була.
Шунысын да белеп торыгыз: бер үк кешегә «Пәри» шоу-концертына да, үзебезнең театр спектакленә дә чакыру билеты бирелми, икесенең берсен сайлап алыгыз. Редакциядә (Актүбә урамы, 6а) язылу эш көннәрендә иртәнге 8дән 17 сәгатькә кадәр бара. Акчагызны ваклатып, мөмкин кадәр төгәл алып килүегезне үтенәбез.
Үзегез теләгән бәяне сайлагыз
2016 елның беренче яртысы өчен «Туган як»ка язылуның төрле вариантлары бар. Газетаның тулы комплектына (сишәмбе һәм җомга) - 513 сум, ә җомга саннары белән генә чикләнсәгез - 387 сум. Болары - газетаны почтальон өегезгә китереп биргәндә, моның өчен почтада яки редакциядә языла аласыз. «Туган як»ны үзегез барып ала торган итеп тә язылу мөмкин. Шәһәр үзәк мәчетеннән, Гагарин урамындагы яңа мәчеттән, «Шинник» спорт комплексыннан, татар дәүләт драма театрыннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдән, милли китапханәдән, район үзәк дәваханәсеннән һ.б. урыннардан ала торган итеп язылганда, тулы комплект бәясе нибары 250 сум була. Ә инде редакциянең үзеннән (Актүбә урамы, 6а) килеп алсагыз, тагын да арзанрак - 200 сум гына. Үзегез барып ала торган итеп язылу өчен, почтага түгел, редакциягә килергә кирәк.
Игътибар: почтальон китерүдән аермалы буларак, үзегез барып алган очракта, «Туган як»ка ярты елга гына түгел, ел буена да язылырга мөмкин. Болай эшләгәндә, бәясе 250 сум урынына - 500 сум, 200 сум урынына 400 сум була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X