Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Авылыбызның «кендек әбисе»

«Синең шәхесләрең, Татарстан» рубрикасы астында, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында Кызыл Чапчак мәдәният йортында «Кендек әбекәем» дип аталган сәхнәләштерелгән әдәби кичә үткәрелде. Кичә түрендә – 1960 елда авылыбызга акушер булып эшкә килеп, шунда төпләнеп калган Елена Хәбибуллина. Ул үзенең эш дәверендә, авылыбызның 49 баласының һәм тирә-як авыл балаларының да күбесенең кендек әбисе булган.

Кичә бала туу, аңа исем кушу, бәби ашы күренешләрен сәхнәләштерү белән башланды. Бәйрәм Лена апаның хатирәләре, истәлекле вакыйгалар, җырлар, котлаулаулар белән үрелеп барды. Соңыннан җырчы, сәнгать җитәкчесе Айзат Шәйхетдинов, барлык авылдашлар исеменнән, Лена апага сәламәтлек, озын гомер теләп, моңлы җырын бүләк итте һәм иңнәренә матур шәл япты.
Кендек әбиләрен котларга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләре белән Түбән Чаллы, Югары Чаллы, Тоба, Каенлы авылларыннан да кунаклар килгән иде. Шунысы шатлыклы: һәр авылның мәдәният хезмәткәрләре бу бәйрәмдә үз өлешен кертеп, ничек дус, бердәм икәнлекләрен чыгышлары белән күрсәттеләр.
Венера ханым бу бәйрәмнең дәвамын Түбән Чаллының «кендек әбисе» Маруся апа дәвам итәр дигән теләген белдерде.
Кичәгә сценарий язу, анда катнашучыларны, җырчыларны барлау өстендә режиссер Галия Хатипова, китапханәче Зөбәрҗәт Нургалиева, мәдәният йорты мөдире Нәзилә Таипова күп эш алып барганнар. Мәдәният йортында эшләүчеләр авылыбызның шәхесләрен, эллекеге йолаларны, гореф-гадәтләрне барлау өстендә күп эш башкарганнар. Авыл халкы исеменнән аларга зур рәхмәт.
Рушания ФӘЙЗУЛЛИНА, Кызыл Чапчак авылы.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев