Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Авылларда бәйрәмнәр гөрләде

Узган ял көннәрендә районның күпчелек авылларында Сабантуйлар узды. Миңа аларның берничәсендә катнашырга туры килде.

Үчкә авылында бу бәйрәмне эшмәкәр Рөстәм Ризванов һәм «Мунча ташы» театры артисты Әнфис Кәлимуллин оештыра башлаган вакыттан бирле, бик матур уза. Берсенән-берсе кызыклырак, мавыктыргычрак уеннарның берничәсендә мин дә – әлеге язманың авторы Рафаил Хәйруллин – катнашып, җиңү яуладым һәм бүләк алдым. Анда оештырылган күп төрле ярышларның һәм уеннарның барысын да санап чыга алмам, шуңа күрә, төп ярыш булган татарча көрәштә җиңүчеләрне генә әйтеп үтәм: 14 яшькә кадәрле малайлар арасында – Кызыл Чапчактан Нәфис Шәйдуллинга, 18 яшькә кадәрлеләрдән аның бертуган абыйсы Әлфис Шәйдуллинга тиңнәр булмады. Зурлар бәйгесендә сигез көрәшче катнашып, Шәңгәлчедән Наил Зәйнуллин батыр калды.

Түбән Уратма авылы Сабантуе районыбызда аеруча яхшы оештырылуы белән инде күптән тирә-юньгә танылды. Быел да дәрәҗәләрен төшермәделәр. Анда җыелган халыкны Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин, муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, «ТАИФ» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Руслан Гыйззәтуллин һ.б. котлады. Аннары сәхнәдә Эльвира Федотовна, Рәзинә, Флүр һәм Ирек Гайнемөхәммәтовлар һ.б. тарафыннан әзерләнгән концерт башланды. Шул ук вакытта мәйданда төрледән-төрле ярышлар да кызганнан-кыза барды. Иң мөһиме, аларның һәркайсысында теләгән һәркем катнаша алды. 
Шушы кыска гына язмада барлык бәйгеләрдә җиңүчеләрне санап чыгу, һич мөмкин түгел. Шулай да берничәсен язарга кирәк дип саныйм: гер күтәрүдә иң көчлесе – Түбән Уратмадан Марат Закиров, баганага менүдә дә үз авылдашлары Илмир Шакиров иң җитезе булды. Татарча көрәштә 19 яшькә кадәрле егетләр арасында Түбән Уратмадан Тимерхан Әмирханов җиңде. Зурлар ике төркемдә көрәшеп, авылныкылар арасында – Фәиз Фәттахов, ә кунаклар катнашкан гомуми бәйгедә Трудовой поселыгыннан Вадим Демидов батыр калды. 

Рафаил ХӘЙРУЛЛИН, көрәш ветераны.
Автор фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев