Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Авырмагыз!

Яңа ел бәйрәмнәрендә авырып китсәгез, шәһәр һәм район поликлиникаларының эш вакытын алдан ук белегез: 1нче (Менделеев ур., 1) һәм 2нче поликлиника (Төзүчеләр ур., 10д) Авыруларны кабул итү, табибны өйгә чакыру, үлем турында белешмә бирү 30 декабрьдә - 8.00-18.00 сәгатьтә; 31 декабрьдә, 1 һәм 2 гыйнварда - 8.00-15.00 сәгатьтә; 3 гыйнварда...

Яңа ел бәйрәмнәрендә авырып китсәгез, шәһәр һәм район поликлиникаларының эш вакытын алдан ук белегез:
 
1нче (Менделеев ур., 1) һәм 2нче поликлиника (Төзүчеләр ур., 10д)
Авыруларны кабул итү, табибны өйгә чакыру, үлем турында белешмә бирү 30 декабрьдә - 8.00-18.00 сәгатьтә; 31 декабрьдә, 1 һәм 2 гыйнварда - 8.00-15.00 сәгатьтә; 3 гыйнварда - 8.00-18.00 сәгатьтә; 4 һәм 5 гыйнварда - 8.00-15.48 сәгатьтә; 6 гыйнварда - 8.00-18.00 сәгатьтә, 7 һәм 8 гыйнварда - 8.00-15.00 сәгатьтә мөмкин булачак. Табибны өйгә 24-35-50, 24-35-55 (1нче), 24-34-02, 24-34-05 (2 поликлиника) телефон номерлары буенча чакырырга мөмкин.
Стоматология
поликлиникасы (Актүбә ур.,7)
Хирург - 10.00-19.00 сәгатьтә, терапевт - 8.00-14.00 сәгатьтә, балалар стоматологы 8.00-14.00 сәгатьтә кабул итәчәк. Кичектергесез ярдәм табибы 20.00-9.00 сәгатьтә кабул итә.
 
Перинаталь үзәге булган шәһәр балалар дәваханәсе (Тукай ур., 37)
Авыруларны кабул итү һәм табибны өйгә чакыру 30 декабрьдә - 8.00-14.00 сәгатьтә; 2 гыйнварда - 8.00-18.00 сәгатьтә; 5 гыйнварда - 8.00-18.00 сәгатьтә; 6 гыйнварда - 8.00-14.00 сәгатьтә, 8 гыйнварда - 8.00-18.00 сәгатьтә мөмкин булачак. Табибны өйгә 44-77-77 телефоны аша чакыртыгыз. Дәваханәнең кабул итү бүлмәсе тәүлек буе эшләячәк.
 
Хатын-кызлар консультациясе
Дежур табиблар 30 де-кабрьдә, 3 һәм 6 гыйнварда 8.00-14.00 сәгатьтә кабул итәләр.
 
Түбән Кама районы Кама Аланы район дәваханәсендә (1/37) терапевтлар, педиатрлар, стоматологлар 30 декабрьдә, 3-5 гыйнварда 8.00-13.00 сәгатьтә кабул итә. Зур Афанас, Красный Ключ һәм Шәңгәлче табиб амбулаторияләре, шулай ук Балчыклы һәм Прости авыллары ФАПлары 3 һәм 6 гыйнварда 8.00-14.00 сәгатьтә эшли. Ширәмәт авылының участок дәваханәсе терапевтлары 30 декабрьдә, 3-5 гыйнварда 8.00-13.00 сәгатьтә эшли. Тел.: 33-03-00
 
«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесенең 1нче поликлиникасы
30-31 декабрьдә - ял, 3 гыйнварда - 8.00-15.00 сәгатьтә хирург, оториноларинголог, невролог һәм терапевтлар; 6 гыйнварда - 8.00-15.00 сәгатьтә терапевт кабул итә. Кичектергесез ярдәм Мәктәп бульвары ур.,3 адресы буенча 30 декабрьдә - 8.00-19.00 сәгатьтә, 31 декабрьдә - 8.00-12.00 сәгатьтә, 1-8 гыйнварда - 8.00-19.00 сәгатьтә күрсәтелә. Тел.: 41-90-09.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев