Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Август үзенең эсселеге белән сюрприз ясамакчы

2021 елның август ае соңгы 120 елдагы иң эссе ай булып тарихта калыр, мөгаен.

«Җил дә вакытында исеп, яңыр да вакытында яуган» Татарстаныбызда быел юньләп яңгыр яумады. Әле алай гына да түгел, көзгә таба борылган август ае безне 37 градус эсселек белән шаккаттырмакчы. 2021 елның август ае соңгы 120 елдагы иң эссе ай булып тарихта калачак икән. 26 августка кадәр һава температурасы нормадан 8 градуска югары булуы көтелә.

Шулай ук 1972, 2010 һәм 2016 елларда да август эссе булган. Бездә эссе, ут күршебез Башкортсанда, Мордовиядә, Якутиядә, Ерак Көнчыгышта янгыннар котыра. Ә менә безгә кирәкле яңгыр Россиянең көньягында коя гына. Анда Керчь шәһәрендә ике айлык яңгыр нормасы бер атнада үтәлсә, Анапада инде яңгырлар өч айлык норманы «арттырып үтәгән». Кырымда Ялта һәм Бахчисарай районнарын су баса. Кубаньда меңнән артык шәхси йортлар су астында калган, утсыз калган кешеләрнең саны хисапсыз икән.

фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X