Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Август: безне ни көтә?

Җәйнең соңгы аенда илебез кануннарының кайберләренә үзгәрешләр кертелде һәм кертеләчәк. Әлеге яңалыклар турында – түбәндәге язмада.

Барлык эшләүче пенсионерларның пенсияләрен кабат исәпләячәкләр. Моңа кадәр соңгы индексация 2016 елда булган. Әмма яңалык бары тик җитәкчеләре пенсия һәм иминият взносларын түләгәннәргә генә кагыла. Һәр кешегә сумма аерым түләнәчәк (пенсиягә чыгу вакытын һәм узган ел керемен исәпкә алып). Максималь түләү күләме өч балл, башкача әйткәндә, иң күбе 244, 47 сум тәшкил итәчәк.
Хәзер автомобильне теркәү өчен ЮХИДИ гә барырга кирәкми, моны рәсми сатучы яки җитештерүче аша эшләргә мөмкин. Тагын бер яңалык: автомобильләргә дәүләт номерларын эшмәкәр компанияләр дә бирә ала, әмма ул 2000 сумнан да кыйммәтрәк булырга тиеш түгел. 
– Чыннан да, машиналарны дилер аша теркәтергә була. Бу бигрәк тә Казанда таралган. Ә менә, дәүләт номерларын әлегә бездә ЮХИДИ бүлеге генә бирә ала һәм якын арада ниндидер үзгәрешләр көтелми, – диде Түбән Кама ЮХИДИ начальнигы Рөстәм Гарипов. 
Кайда гына эшләсәгез дә, хезмәт хакыгыз күчәчәк банкны үзегез сайлый аласыз икән. Әгәр дә эшкә алучыгыз моның белән килешмәсә, административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин: физик затларга 1000-5000 сум, җитәкчеләргә 10 000-20 000 сум, юридик затларга 30 000-50 000 сумга кадәр штраф яный.    
Медицина хезмәткәрләре эшенә комачаулаучыларга карата административ, хәтта җинаять эше кузгатылырга мөмкин. Мәсәлән, «ашыгыч ярдәм» машинасын уздырмаучылар 5000 сумга кадәр штраф түләргә тиеш. Өстәвенә, «тимер ат»ын йөртү таныклыгыннан бер елга кадәр колак кага. Табиблар эшенә комачаулап, авыру сәламәтлегенә зыян салу сәбәпчесен ике елга кадәр төрмә көтә, ә кеше үлсә, дүрт ел гомерен рәшәткә артында уздырачак. 
Ялган документлар ясаучыларга карата да җәза катгыйланды. Элек ялган паспорт һ.б. җитештергән өчен ике елга төрмәгә җибәрсәләр, августтан тагын бер ел өстәлә. Моннан кала, мондый документларны сатып алучыларны, саклаучыларны бер елга кадәр тимер рәшәткә яки мәҗбүри эшләр көтә. 
19 августтан таможня аша биш килодан артык җиләк-җимеш яки яшелчә һәм өч бәйләмнән артык чәчәк уздырырга ярамый. Бәйләмдә дә иң күбе 15 чәчәк булырга тиеш икән. Күбрәк кайтартырга яки алып чыгарга теләсәгез, санитар сертификатлар әзерләгез. Яңа кагыйдәләр барлык төр транспортта үтәлергә тиеш.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев