Атна ахырына Татарстанда +9 градуска кадәр җылыта
Бераз кар һәм яңгыр явачак.
Татарстанда һава торышының үзгәрүе көтелә — салкын арктик һава артка чигенү белән, температура әкренләп күтәреләчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Иртәгә республикада +9 градуска кадәр җылы була, бераз кар һәм яңгыр явачак.
Чәршәмбе төнендә бераз яңгырлар һәм җепшек кар яварга мөмкин, әмма көндез явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 0..+3 градуска кадәр, ә көндез +4..+9 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Пәнҗешәмбе көнне төнлә температура бераз төшәчәк: 0..-3 градуска кадәр, әмма көндез кабат +6..+11 градуска кадәр күтәрелә.
Фаразланганча, 24, 25 һәм 26 мартларда бик җылы һава торышы көтелә, көндез +6..+11 градуска җитәчәк. «Вакыт-вакыт, атмосфера фронтларын узганда, яңгырлар явачак. Бу чорда уртача температура нормадан 6-8 градуска югарырак булачак», — диелә фаразда.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев