Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алдан язылырга мөмкин

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2018 елның яз, җәй һәм көз айларына никахны теркәүгә гариза бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен кияү һәм кәләш уртак гаризаны чиратлашып һәркайсы шәхси кабинетында яза. Әмма алдан ЕСИАда теркәлү кирәк. Беренче булып гариза бирүче (кияү яки кәләш) үзенә тиешле өлешен тутырган гаризаны икенчесенә җибәрә. Икенчесе гаризага...

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2018 елның яз, җәй һәм көз айларына никахны теркәүгә гариза бирү мөмкинлеге бар.
Моның өчен кияү һәм кәләш уртак гаризаны чиратлашып һәркайсы шәхси кабинетында яза. Әмма алдан ЕСИАда теркәлү кирәк. Беренче булып гариза бирүче (кияү яки кәләш) үзенә тиешле өлешен тутырган гаризаны икенчесенә җибәрә. Икенчесе гаризага үзе турында мәгълүмат кертә һәм никахны теркәү урынын һәм вакытын күрсәтә. Алга таба дәүләт пошлинасын түләргә кирәк булачак. Интернет аша түләгәндә, 30 процент ташлама ясала һәм түләү 245 сум тәшкил итәчәк. Түләү барып җиткәч, электрон гаризаны ЗАГС бүлегенә җибәрергә мөмкин. Күпмедер вакыттан соң, аны алу турында хәбәр киләчәк. Гариза тикшерүне узмаса, «Шәхси кабинет»ка кабул итмәүнең сәбәбе күрсәтелгән хат киләчәк. Аңлашылмаган сораулар булса, 43-19-40 номеры аша ЗАГС белгечләре белән элемтәгә кереп була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев