Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Акциягә кушылыгыз!

Республикабызда «Әти-әниеңне яздыр. Якын-нарыңны яздыр» дигән акция бара. Аны оештырган «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин узган атнада Түбән Камага килеп, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Һәм «Татмедиа» карамагындагы массакү-ләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Айдар Метшин әлеге акциягә бик теләп кушылды - түбәнкамалыларга матур үрнәк күрсәтеп,...

Республикабызда «Әти-әниеңне яздыр. Якын-нарыңны яздыр» дигән акция бара. Аны оештырган «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин узган атнада Түбән Камага килеп, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Һәм «Татмедиа» карамагындагы массакү-ләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты.
Айдар Метшин әлеге акциягә бик теләп кушылды - түбәнкамалыларга матур үрнәк күрсәтеп, үзенең әти-әнисенә һәм, шулай ук, 20 Бөек Ватан сугышы ветеранына «Туган як»ны һ.б.газеталарны яздырды.
Бу акциядән башка җитәкчеләр, депутатлар, эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм гади кешеләр дә читтә калмас, әти-әниләренә, туганнарына, яки социаль учреждениеләргә һ.б. мохтаҗларга бүләк итеп, «Туган як»ка яздырырлар, дип өметләнәбез. Моны теләсә кайсы почта бүлегендә яки редакциянең үзенә кереп тә эшләргә була. Шулай ук, uslugi.tatarstan.ru порталы яки «Почта России» сайты аша да мөмкин.
«Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр» акциясенә кушылырга теләсәгәз, соңга калмагыз: «Туган як»ка язылуның соңгы көне - шушы атнаның җомгасы, ягъни 25 июнь. Димәк, нибары 3 көн вакытыгыз калды!
Акциядә катнашучылардан бу хакта «Туган як» редакциясенә хәбәр итүләрен үтенәбез. Безнең телефоннар: 43-22-94, 43-17-57, 42-37-44.
Фотода: «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин безнең муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин белән очрашкач.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X