Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Актив яшьләр һәрвакыт кирәк

2018 ел Россиядә Иреклеләр елы дип игълан ителде. Аларны башкача «волонтерлар» дип тә йөртәләр. Иреклеләр үсеше үзәге Түбән Камада да уңышлы эшләп килә. Штабы яшьләрнең «Ковер» үзәгендә урнашкан. Аның үз җитәкчесе дә бар.

Булат Әюповка – 19 яшь.  Ул Түбән Кама химия-технология институтында белем ала. Иреклеләр хәрәкәтендә 5 ел катнаша. Үз проектын булдырып, аның белән ике ел җитәкчелек итә, узган ел шәһәр волонтерлары җитәкчесе итеп сайлана. Үзе әйтүенчә, төп состав 80 кешедән тора. Мәктәпләрдә, урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортларында укучылар белән 300 гә тула. 
Иреклеләр үзәгенә эләгү җиңел түгел. Анда 14 яшьтән кабул итсәләр дә, теләгең генә җитми икән. Гариза белән килүчеләрне тикшерәләр, әңгәмә уздыралар, мәктәпләргә, уку йортларына шалтыратып, ничек укуы, тәртибе турында сорашалар. 
– Волонтерлар тормышыбызның төрле өлкәләрендә көч куя. Төп максат – тәрбия. Мәсәлән, социаль өлкәне алыйк. Без «Надежда» инвалид балалар үзәгенә, «Балкыш» приютына барабыз. Анда төрле чаралар, мастер-класслар уздырабыз, аралашабыз. Бу балалар үзләрен башкалардан аерылып тора дип уйламасыннар, кимсенмәсеннәр дип тырышабыз, – дип аңлата Булат.  
Һәр ирекле сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм аны пропагандаларга тиеш. Бу да бик мөһим. Волонтерлар шәһәрдәге зур чараларда да ярдәм итә. Бөек Җиңү көне, шәһәр көне, 29 июльдә узачак ярыммарафон... Бер чара да аларсыз узмый. Алар килүчеләрне каршы алалар, теркиләр, озаталар, чыгыш ясыйлар. Сугыш һәм тыл ветераннарына да зур ярдәм күрсәтелә. Өйләрен җыештыралар, бүләкләр алып киләләр. «Җиңү хаты» Бөтенроссия акциясе барышында ветераннарга хатлар язып тапшырганнар. Кайберләре конкурста катнашып, 9 Майда Мәскәүдә яки Севастопольдә уза торган парадка эләгү мөмкинлегенә ия була. 
– Әлбәттә, безгә сәерсенеп караучылар да күп. «Түләүсез эшләү нигә кирәк?» дип сорыйлар. Әмма вакыт узган саен, мөнәсәбәт үзгәрә. Яңа килгән балаларның ата-аналары белән сөйләшәбез, аңлатабыз, үзебез катнашкан чараларга чакырабыз. Кешеләрдән «рәхмәт» сүзе ишетү – зур шатлык, – ди Булат.  
Иреклеләр язгы өмәләр вакытында паркларны чүп-чардан арындыралар, агач утырталар. Булат әйтүенчә, һәр эшнең асылын аңлатырга кирәк. Чөнки парк җыештыру – ул дөньяны чистарак итү өчен башкарыла торган эш. Балаларда тәртипкә, чисталыкка омтылу хисләре тәрбияләнә. Кешеләр дә чиста урынны бик пычратмыйлар. 
Күптән түгел «Медицина волонтерлары» Бөтенроссия проекты кысаларында, медицина көллияте базасында тагын бер үзәк ачылды. Медицина волонтерлары – булачак шәфкать туташлары профилактик чаралар алып бара, шәһәрдәге зур бәйрәмнәрдә беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кизү тора.
– Без Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай. Бөгелмә, Алабуга волонтерлары белән тыгыз элемтәдә торабыз, аралашабыз, уртак чаралар оештырабыз. Эшебездә Түбән Кама хакимияте тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Яшьләр һәм спорт эшләре, мәдәният, мәгариф идарәләре җитәкчелеге куәтләп тора. Тиздән бездә «көмеш» волонтерлык хәрәкәте барлыкка килер дип планлаштырыла. Казанда ул уңышлы гына эшләп килә. Анда өлкән яшьтәгеләр катнаша. Алар да төрле чараларда ярдәм итәчәкләр, – ди Булат.
Үзәктәге һәр волонтер «Россия иреклесе» сайтында теркәлә. Аның башкарган эшләрен теркәү китапчыгы бар. Китапчык урта һөнәри яки югары уку йортларына кергәндә дә ярдәм итә, чөнки баллар өстәлә. Җәмәгать эшләрендә катнашып, актив булган студентлар һәрвакыт кирәк. 
Планнар күп. Менә 30 июньдә яшьләр көне булачак. Шул нисбәттән күп кенә чаралар планлаштырылган. Иреклеләр шәһәрдәшләребезне анда катнашырга чакыра. 16 июльдә «Кама» балалар сәламәтләндерү лагеренда волонтерларның профиль сменасы узачак. Биредә төрле түгәрәкләр, уеннар, кул эшләре мастер-класслары, экскурсияләр оештырылачак.Волонтерлык белән шөгыльләнеп, уңышлары турында сөйләргә республика шәһәрләреннән кунаклар киләчәк. 29 июльдә шәһәрдә ярыммарафон узачак. Аңа да анкеталар кабул итә башлаганнар. Иреклеләр сафына керергә теләсәгез, https://vk.com/volunteer_nk төркеменә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
Фото Б. Әюпов архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев