Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Акчаны кайда сакларга?

Намуслары һәм оятлары качкан алдартазлар өлкән яшьтәге пенсионерларның «бәлки кирәге чыгар» яки үлемтеккә дип тиенләп җыйган акчаларын алдап алудан да тайчынмыйлар.

Кешеләрнең карталарда күпме акча саклавы турында мәгълүмат ничектер мошенникларга тиз барып җитә. Үз чиратында, алары инде әби-бабайларның акчаларын алдап-йолдап алудан да кыенсынмыйлар. Начар якка башлары тиз эшли үзләренең: әллә нинди ысуллар уйлап табып кына торалар. Ә юкка чыккан акчаларны кире хуҗасына кайтару, мөмкин булмаган эш. Мошенниклар тозагына эләккән өлкәннәр хакында әледән-әле сөйләнеп, кисәтелеп торса да, алданучылар саны кимеми, киресенчә арта гына бара. Соңгы тиеннәреннән колак какмас өчен юристлар аларга акчаларын пластик карталарда тотмаска киңәш итәләр. Беренчедән, картада акчаларыгыз шул ук мошенникларга билгеле булып, аларның күзен кыздырачак. Икенчедән, банк үзе дә, бурычларыгыз булса, әйтик түләнеп бетмәгән кредит, милек салымы, счетыгызга арест салып, акчагызны тотып калырга мөмкин. Кайда сакларгада белмәссең «кара көн»гә дип җыйган акчаны? Банклар ышанычсыз, өйдә шулай ук куркыныч, таларга мөмкиннәр. Аптыраган...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев