Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Афәрин, Миләүшә!

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын – кыз карашы-2020» республика конкурсына йомгак ясалды. Анда «Татнефть» ГАҖ Хәйрия фонды хезмәткәре, «Татнефть – эзләү» отряды җитәкчесе Миләүшә Котенкова «Хатын-кыз – лидер» номинациясендә җиңү яулап, олы бүләккә лаек булды.

Әлеге конкурс республикада 1996 елдан бирле, һәр ел саен, 8 Март бәйрәме алдыннан үткәрелә һәм Татарстан икътисадына, балаларны тәрбияләүгә, мәдәнияткә һәм рухияткә зур өлеш керткән хатын-кызлар бүләкләнә. Бүләк Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган тантаналы чарада тапшырылды.
Миләүшә Муллахмәт кызы гомер буе диярлек Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган геройларны эзләү белән шөгыльләнә. 2019 елда «Татнефть-поиск» отряды 97 Кызыл Армия солдатының җәсәдләрен казып таптылар, аларның унысының исеме ачыкланды. Ә Миләүшә Котенкова отрядының утыз еллык эшчәнлеге дәверендә өч меңнән артык сугышчы казып табылган һәм кабат җирләнгән, ике меңнән артыгының исемнәре ачыкланган. Һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштерүгә зур өлеш керткәне өчен, Миләүшә Котенкова берничә тапкыр җәмәгать һәм дәүләт бүләкләренә лаек булды. Агымдагы елның гыйнварында аңа тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте тапшырылды.
Миләүшә Муллахмәтовнаның ире Владимир Викторович Котенков бу нык, максатчан хатын-кызның башка якларын да мактап сөйли: искиткеч хатын, өч ул анасы, игелекле һәм ярдәмчел кеше, ди.
Күп еллар элек нәкъ менә ул Владимирны эзтабарлар экспедициясенә чакырган. Егет чибәркәйнең тәкъдименә каршы килә алмый һәм теләми дә. Моннан тыш, беренче уртак походта ук, ул аңа хатыны булырга тәкъдим ясаган. Алар бергәләп Түбән Новгород, Ленинград, Ростов, Тверь, Калуга, Мурманск өлкәләрендә, Краснодар краенда, Кырымда һәм Белоруссиядә сугыш кырларын казу эшләрендә катнашканнар. Әти-әнисе артыннан уллары Тимур, Артур һәм Глеб та экспедицияләргә кушылып киткәннәр.
Миләүшә Муллахмәтовна сүзләренә караганда, олы улларын – алты, уртанчысын – дүрт яшьтә, ә кечесен биш айлык вакытта ук экспедициягә ала башлаганнар. Бу походларда малайлар тиз үсеп җиткән, мөстәкыйльлеккә өйрәнгәннәр, кыенлыклардан курыкмаска күнеккәннәр. Сүз дә юк, бер генә малайда да ир-ат сыйфатлары «йомшак теплица шартларында» формалаша алмый. Котенковларның өлкән улы хәрби һөнәрне очраклы гына сайламаган. Бүген Тимур  Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Генераль штабы капитаны.
Отрядта командир буларак, Миләүшә өйдә төп рольне берсүзсез иренә тапшырган:
– Владимир – чын ир-ат һәм гаилә башлыгы. Без барлык җитди карарларны да бергә кабул итәбез, әмма асылда, төп җаваплылык анда.
– Гаиләдә дүрт ир, – дип сүзгә кушыла Владимир. – Барысын да ашатырга, киендерергә, тирбәтергә кирәк... һәм боларның барысына да Миләүшәнең энергиясе дә, көче дә, мәхәббәте дә җитә.
Сүз уңаеннан, Котенковларга әле күп көч, сабырлык, энтузиазм кирәк булачак. 2020 елда гына да унике эзләнү экспедициясе планлаштырылган. Миләүшә һәм Владимир ялларын корбан итеп, үзләре белән авыр, әмма игелекле миссиягә кушылучыларга бик рәхмәтле. «Татнефть» компаниясенә һәм шәхсән генераль директоры Н.У.Мәгановка эзтабарларга һәрьяклы ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтәләр.
Елена ТОКАРЕВА.
Фото tatar-inform.ru сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев