Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

2023 елда Түбән Кама районының алты авылында юл участоклары ремонтланачак

Барлыгы алты юл участогы яңартылачак.

2023 елда Түбән Кама районы авылларында 2,3 километр автомобиль юллары ремонтланачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов сөйләде.

Эшләр «ТР Түбән Кама муниципаль районы торак пунктларында урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү» программасы кысаларында башкарылачак. 

Барлыгы алты юл участогы яңартылачак:

Иске Чишмә авылы, Түбән Кама һәм Ленин урамнары — 0,65 км;
Каенлы авылы, Интерациональная һәм Нагорная урамнары — 0,45 км;
Сухарево авылы, Мелиораторлар урамы — 0,15 км;
Олы Афанас авылы, Вокзал һәм Ленин урамнары — 0,5 км;
Борок авылы, күп балалы гаиләләр өчен участоклар — 0,4 км;
Байгулово авылы, күп балалы гаиләләр өчен участоклар — 0,15 км.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев