Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

2020 елда барлык түбәнкамалылар гадәти хезмәт кенәгәләреннән баш тартып, электрон төренә күчә ала

Барлык эшләүче гражданнарга электрон кенәгәләргә күчү ирекле булачак дип хәбәр итә пенсия фонды.

2021 елда беренче тапкыр урнашучылар турында барлык мәгълүмат электрон рәвештә кертеләчәк. Хезмәткәр кәгазь вариантын саклап калырга теләсә, ел ахырына кадәр гариза язарга тиеш. Бу очракта киләсе елдан кәгазь һәм электрон хезмәт кенәгәләре сакланып калачак.

Яңа кенәгәнең күп кенә уңайлы яклары да бар. Хезмәт юлы турында мәгълүматны пенсия фондындагы һәм Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинеттан алып булачак. Теләгән кеше аны кәгазь вариантта да элекке җитәкчесеннән, пенсия фондында яки КФҮтә алырга мөмкин. Электрон кенәгәдә хезмәт турында хаталар китмәячәк. Эшкә урнашканда да, оешмага кирәкле мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталыннан электрон почта аша гына җибәрергә була. Пенсиягә чыгар өчен дә беркая йөрергә кирәкми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев