Җырланмаган иде синең җыр...
Александр Комаров белән хушлашу мәрәсиме иртәгә, ягъни 29 апрельдә 10.00 сәгатьтә Җиңү монументы янында була.
Алтынчы февральдә хезмәттәшебез Александр Комаров махсус хәрби операция зонасында хәбәрсез югалган иде. Өч ай билгесезлек — эзләү, мәгълүмат җыю, фейкларны һәм гайбәтләрне тикшерү... Елларга тиң әнә шул өч ай дәвамында көтү һәм аның исән булуына өметләнү. Тик... могҗиза булмады... 23 апрельдә Сашаның Угледар янында һәлак булуы турында хәбәр килеп иреште...
«Кеше китә, җыры кала» дигәндәй, бу киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле егетебез белән бәйле нинди генә истәлекләр сакланмый йөрәкләребездә! Аның шаян чакларын да, уен-көлкеле вакытларын да хәтерли әле НТР стеналары. Саня Комаров күпләрнең күңелендә шат күңелле егет булып сакланыр, мөгаен. Тик кирәк чакта тәвәккәл, батыр булырга, кыю адымнар ясарга да сәләтле иде ул...
Саша махсус хәрби операциягә үз теләге белән китте. Аның бу карары НТРчылар өчен көтелмәгән яңалык түгел иде. Аңа гына хас үҗәтлек белән фронтка ашкынуын барыбыз да аңладык. Чөнки һәрнәрсәдә ачык Александр үз позициясен беркемнән дә яшермәде. Җиңү өчен һәркем үз өлешен кертергә тиеш, дигән фикер анда һәрчак бар иде. Мобилизация игълан ителгәч, чыннан да, ил халыктан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән мизгел менә шушыдыр, мөгаен, дигән фикер килә аның башына.
Махсус хәрби операция зонасына җибәрү турындагы боерыкны ул узган елның октябрендә алды. Аны ул вакытта бөтен телерадиокомпания җыелып озаттык. Бу аны соңгы күрүебездер, дигән уй беркемнең дә башына килмәде хәтта. 11 айдан соң Сашабызның исән-имин кайтачагына беркем дә шикләнмәде.
— Саша, борылып карама! Без сине яратабыз һәм көтәбез! — дип кычкырдык без аның артыннан, НТР ишегалдында озатып калганда.
Саша борылып карамады. Кайтачагына ул үзе дә нык ышана иде, әлбәттә... Һәм кайтты... Тик көткәннән иртәрәк һәм цинк табутта кайтты ул. Бу хәлгә күңел ышанмый. Аның инде беркайчан да арабызда булмаячагы, шаян сүзләре белән күңелләребезне күтәрмәячәге, яңа һәм кызыклы проектлар уйлап тапмаячагы башка сыймый...
Саша иҗат кешесе иде. Нәкъ менә телевидениедә эшли башлагач, йолдыз булып күтәрелде ул. Экраннарга беренче мәртәбә 2007 елда чыкты. Ә өч елдан соң НТРның аерылгысыз өлешенә, телекомпаниянең визит карточкасына әверелде. Ул тапшырган хәбәрләр һәрвакыт үзенчәлекле була иде. Комаров теләсә кайсы темадан чын фильм ясарга сәләтле һәм креативлык буенча аны беркем дә уза алмады.
Наталья Реджеп-Алиева, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры урынбасары, «Татаринформ» мәгълүмат агентлыгы яңалыклар хезмәте директоры:
«Саша турында үткән заманда сөйләү минем өчен бик авыр. Сашаны бөтен НТР коллективы белән озатуыбыз әле дә күз алдымда. Мин аның елаганын да хәтерлим. Шунда йөрәк сулкылдап куйгандай булды. Без бергә еладык. Кочаклаштык, җибәрмәдек. Сашаны барысы да ярата иде. Кайчак ачы хакыйкатьне ярып әйтә белү, ишекне нык ябып чыгып китү, саллы гына сүзләр әйтеп кую гадәте булса да, аны һәрвакыт кичерә идек. Чөнки Сашабыз ачык йөрәкле, үч саклый алмый торган кеше иде. Ул күңелендәгесен яшермичә әйтеп бирә ала иде. Безнең көннәрдә андыйлар бик сирәк. Саша беркемгә дә ярарга тырышмады, намуслы, акыллы, талантлы иде. Аның белән кызык та, күңелле дә булды... Бу турыда бик озак сөйләргә мөмкин. Саша барыбызның күңелендә тапшырулар алып баручы сөйкемле диктор, талантлы журналист, игелекле егет, дус булып калыр. Мин аның һәркемне үзенә җәлеп итә торган елмаюлы карашын, акыллы күзләрен, эзтабарлар турында җанга үтеп керерлек фильмнарын, тамашачыны үзенә гашыйк итү сәләтен һәрчак исемдә тотачакмын».
Ул тиз арада танылды, аны яраттылар. Телевизор караучылар аның репортажларын көтеп алалар иде. Аның үз тамашачысы бар иде. 2020 елда, бер чакны, Саша экраннардан югалгач, бик нык борчылдылар. Ул елны корреспондент Комаров хезмәт баскычында күтәрелде: аны программалар ясау бүлегенә җитәкче итеп билгеләделәр. Һәм ул анда бөтенләй башка яктан ачылды. Аның дүрт кешедән торган командасы яңа телепроектлар, фильмнар, программалар эшләп, гамәлгә ашыра башлады. Алар шунда ук җирле матбугат чаралары арасында югары рейтингка ирештеләр.
Кристина Матвеева, программалар ясау бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы:
«Комаровның тизлегенә җитешеп булмый иде! Аның эш өстәлендәге тәртипсезлек, даими шаяртулары, аяк өсте генә тамак ялгап алулары кайчак ачуымны китерә иде... Ул мине «съёмка» ларга бары тик үзенә күңелсез булмасын һәм шаян сүзләр сөйләп, күңелен күтәрү өчен генә алып йөри иде шикелле. Шулай да без бердәм команда идек һәм ул, һичшиксез, үз урынында иде, чөнки нәкъ менә Саша гениаль идеяләр уйлап таба белде. Аның махсус хәрби операция зонасына китүенә мин бик борчылдым. Ул аннан хәлләребезне сорап яза һәм шалтырата башлагач, аның безгә чын мәгънәсендә якын кеше булуын аңладым. Сашадан истәлеккә ул миңа Питердан алып кайткан чылбырлы сәгать һәм бергә төшкән фотолар калды. Аның гомере кинәт шулай өзеләсен кем белгән бит! Бик сагындыра...»
Телевидениедән тыш, аның тормышында тагын бер яраткан шөгыле бар иде. 2015 елдан Саша «Нефтехимик» эзләү отряды эзтабары, асылда, аның штаттагы режиссеры булды. Эзләү операцияләрендә катнашып, ул «Хәтер юллары» программаларының тулы циклын төшерде. Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган бик күп кызылармияченең исеме Саша ярдәмендә халыкка җиткерелде, алар хәбәрсез югалганнар исемлегеннән татарстанлыларның телевизор экраннарына әйләнеп кайттылар.
2020 елның декабрендә, Оборона министрлыгы боерыгы белән, эзтабарлар хәрәкәтендәге эшчәнлеге өчен, Александр Комаровка медаль тапшырдылар. Аның соңгы фильмы «Хәбәрсез югалганнар» дип атала иде. Хәзер җаннарны өшетә торган бу сүзләр күрәчәккә булгандыр инде?..
Ольга Ланцова, «Нефтехимик» эзтабарлар отряды командиры:
«Мин казу эшләре булачак урынга килгәндә, Саша инде минем палатканы корган, анда ут үткәргән була иде. Чөнки ул һәрвакыт барысыннан да алдарак килә, һәркем турында кайгырта. Еллар дәвамында бу хәлгә шулкадәр күнеккән идем. Ә хәзер боларның берсе дә юк. Отряд хәбәрчесез, операторсыз калды. Саша сюжетны ничек дөрес төзергә, материалны тамашачыга ничек тәкъдим итәргә икәнен яхшы белә, бик матур кадрлар төшерә иде... Без якын дустыбызны югалттык!»
Александрның үлеме — аның гаиләсе өчен коточкыч бәхетсезлек. Ул — әнисенең бердәнбер улы. Ике ел элек кенә гаилә корган иде. Саша Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә өйләнде. Һәм бу ике елда ул чын мәгънәсендә бәхетле булды. Безнең күз алдында ул шаян буйдак егеттән үрнәк иргә һәм кайгыртучан атага әверелде. Аның киләчәккә зур планнары бар иде. Хәзер инде алар беркайчан да тормышка ашмаячак.
НТР коллективы чын күңелдән Александрның әнисенең һәм хатынының кайгыларын уртаклаша. Нык булыгыз! Көчле булыгыз! Ул үз Ватанының лаеклы улы иде!
Рамил Галиев, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Түбән Кама-информ» җитәкчесе: «Сашаның үлеме — безнең барыбыз өчен дә зур югалту. Мин техник бүлек белән җитәкчелек иткәндә, күрше кабинетларда утырдык. Саша эшкә һәрвакыт барысыннан да алдарак килә иде, һәм без бергә кофе эчә-эчә көн планнары турында фикер алыштык. Ул еш кына үз фикерләре белән уртаклаша, аның һәр нәрсәгә гомуми кабул ителгәннән аерылып торган үз карашы була иде. Иҗат кешесе буларак ул һәрвакыт нәрсәдер монтажлый, уйлап таба, иҗат итә. Сашаның фикерләве үк стандарт түгел иде, аның идеяләре оригиналь. Ул һәрчак шат күңелле булып истә калыр!»
Шамил Садыйков, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры: «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте коллективы исеменнән чын күңелемнән Александр Комаровның гаиләсенең һәм туганнарының кайгыларын уртаклашам. Без хәбәрсез югалган Александрның һичшиксез табылачагына азаккача өметләндек. Әмма могҗиза булмыйча калды... Ул — кешеләр күңелен аңлаучы искиткеч журналист, олы йөрәкле кеше һәм махсус операция зонасына үз теләге белән киткән чын патриот. Батырлык һәм башкалар хакына үз-үзеңне аямау — болар барысы да Александр турында... Хезмәттәшебезнең батырлыгын беркайчан да онытмабыз«.
Нияз Гәрәев, «ТАТМЕДИА» АҖ башкарма директоры: «Саша эчкерсез һәм үз эшенә тулысынча бирелгән кеше буларак исемдә калды. Ул нәрсә генә эшләсә дә, вакытын да, көчен дә кызганмый иде. Бик якты кеше. Аның турында елмаеп кына сөйләп була. Соңгы еллар эчендә ул, әлбәттә, нык үзгәрде, үз-үзен тотышында олпатлылык сизелә башлады. Моңа аның эзтабарлык эшчәнлеге йогынты ясагандыр, дип уйлыйм. Махсус хәрби операциягә озатканда, бу аның, чыннан да, ныклап уйланылган адымы икәнен аңладым... Без сине онытмабыз, Саша!».
Александр Комаров белән хушлашу мәрәсиме иртәгә, ягъни 29 апрельдә 10.00 сәгатьтә Җиңү монументы янында була.
Кирилл Давкаев
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев