Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Хушлашмый да китеп барды...

Шагыйрь Фәннур Шәйхенур улы Сафин 1948 елның 27 июнендә Минзәлә районы Күзкәй авылында туа.

Ул әдәбиятка бик яшьли килә, башлангыч сыйныфларда укыганда ук беренче шигырьләре республика газета-журналларында басыла башлый.

Фәннур 1966 елны урта мәктәпне тәмамлагач, комсомол юлламасы белән Түбән Кама төзелешенә килә һәм нефть химиясе комбинатында өч елга якын слесарь булып эшли. Һәм, әлбәттә, әдәбиятка мөкиббән егет Түбән Камадагы әдәби мохиткә чума. Ул безнең 1968 елда оешкан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә җыелыш беркетмәләрен алып баручы сәркатип вазыйфаларын башкарды. Каләмдәшләре тарафыннан күрсәтелгән ышанычны Казан дәүләт университетына укырга киткәнче тел-теш тидермәслек итеп, җиренә җиткереп үтәде. Шәһәребездәге әдәби мохитны тулысынча теркәп барды. 

Ул, нигездә, лирик шагыйрь иде. Аның яшьлек романтикасы белән сугарылган шигырьләре, замандашларының күңел кичерешләре, лирик уйланулар рәвешендә кабул ителәләр. Шагыйрьнең әсәрләренә халыкчан тел бизәкләре, беркадәр моңсулык һәм сагыш белән өртелгән җылылык хас. Бу сыйфатлар бигрәк тә аның «Сез кемнәр?» (1980), «Тынлык» (1982), «Күкчәчәк» (1985), «Чәчәк гомере» (1988) исемле җыентыкларына кергән поэма һәм шигырьләрендә ачык чагыла. 

Фәннур Сафинның лирик шигырьләренә һөнәри һәм үзешчән композиторлар тарафыннан күп җырлар иҗат ителде. Аның шигырьләренә язылган «Ялгыз көймә», «Мәхәббәт шатлыгы», «Җырымда юатырмын», «Хушлашырга ашыкма» җырлары халык арасында популярлык казанды. Аеруча Риф Гатауллин белән иҗади дуслыкта туган «Хушлашырга ашыкма» җыры мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров башкаруында күкрәк читлегенә сыеша алмыйча, әйтерсең, күкләргә күтәрелеп иңри иде. Ул чын мәгънәсендә реквием булып яңгырый иде дисәм, һич арттыру булмас! 

Сайрар кошлар синсез нишләр?
Ничек агар бу сулар?
Урман ничек шаулар,
Ишелмәсме таулар? 
Икебез дә моңсулар?

Без шагыйрь итеп кенә белгән Фәннурның архивы белән танышкан Сәйдә Зыялы әйтүенчә, ул хикәяләр, пьесалар да язган икән бит әле! Өч пәрдәлек «Ләйсән җыры» пьесасы, «Аучы белән Алтынай» либреттосы, поэмалары, шигырьләре... Шагыйрьнең уй-фикерләрен сеңдергән кулъязмалары югалмасын иде. 

Аяныч ки, Ф. Сафин шәхси тормышын авырлыклар белән кичерде, яшьли китеп тә барды. Әмма ничек кенә булмасын, татар әдәбиятында аның якты исеме, олы иҗаты калды. Шагыйрьнең шигырь җыентыкларында аның кешеләргә булган җылы хисләре, уй-хыяллары саклана. Киләчәктә дә сакланыр, иншаллаһ!

Фәтхулла Абдуллин, язучы
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев