Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Хикәяләрендә — фәлсәфи мәгънә

2014 елгы бу фотоны аксакалыбыз Суфиян ага Минһаҗев әдәби кичә истәлеге итеп үз архивында саклый икән.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр иясе Илдар Хәйруллинга 5 сентябрьдә 65 яшь тулган булыр иде. Юбилеена бер ел кала, 2022 елның августында, бакыйлыкка күчте ул. Хатирәләрне яңарту вакыты җитте. 

2014 елгы бу фотоны аксакалыбыз Суфиян ага Минһаҗев әдәби кичә истәлеге итеп үз архивында саклый икән. Ул елның алтын көзендә Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Илдар Хәйруллин белән очрашу оештыралар. Бу вакытта китапханәчеләрнең ремонт ясау әле хыялларындада гына булса да, уку залы күңелгә бик якын. Беренче рәттә, әнә, үзләренең дәрәҗәләрен белеп кенә шәһәребезнең аксакаллары урын алган. Тулы зал «кунак ниләр сөйләр икән?» дип көтә. 

Язмышы хәйран калырлык шул: һава-десант гаскәрләре сафында хезмәт иткән чакта парашюттан уңайсыз төшеп, умыртка сөягенә нык зыян килә. Хәрәкәте чикле халәттә дә иҗат итүдән тәм табып яши, юмор аша җитешсезлекләребезне ачып сала. Туфан Миңнуллин әйтмешли, көчәнми генә күргәнен, ишеткәнен каләм очына элә дә кәгазьгә төшерә. «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Казан утлары», «Чаян», «Сөембикә», «Мәйдан» кебек саллы басмаларда чыгып килүче хикәяләрен укып барганга, 2012 елда халык язучысы Түбән Кама авторының Татарстан китап нәшриятында басылып чыгарга тиешле «Ерып чыгарбыз» исемле китабына кереш сүз язарга бик теләп риза була. Ул гынамы соң, 2005 елда Татарстан Язучылар берлеге таныклыгын Дәүләт Советы депутаты үзе шәһәребезгә килеп, тантаналы рәвештә тапшыра. «Илдарга Ходай Тәгалә кешеләрне елмайта белү орлыгы салган. Геройлары барысы да миңа таныш...әнә эчүен бер ай ташлап торып, хатынын аптырашта калдырган Хәмитләр, көне-төне эшләп тә, хатынына пәлтә алып бирерлек акчасы булмаган, әмма байлыкка чумган баҗасын кызганучы Фирдүсләр, сыер койрыгының машина тәрәзәсенә тиеп китүеннән зур гауга чыгарган Фәхернисалар тормышыбызда әзмени?! Аларның холыклары үзебезнеке — татарныкы, без көн дә аралашып яшәгән кешеләр», — дип яза Туфан ага Илдарның иҗатына бәя биреп. 

Кичә башланып китәр алдыннан Суфиян ага аның янына килеп утыра да, күзгәкүз карап: «Син, Илдар туган, каян табасың шулкадәр күп тема, урам буйлап үзең генә йөрүең, аралашуың чикле, ә хикәяләреңдә барысы тормыштан алынган?» — дип кызыксына. Язучы үзләреннән туганнары өзелмәвен, подъезд эскәмиясендәге күршеләреннән коммуналь хезмәт, поликлиника, бәяләр турында зар ишетеп торуын, машина йөртә алганда ел да туган Кукмара якларын әйләнеп кайтуларын, татар теленнән ярдәм сорап шалтыраткан арада апаларының укучы балаларының да кызык кына хәлләрне җиткерүен әйтә. 

2017 ел көзе. Шул ук Тукай китапханәсе, тик капиталь ремонттан соң уку залын танырлык түгел, заманчалатып яңартылган. Бу үзгәрешләрне күрергә насыйп булганы өчен бик куана Илдар. «Хикәяләрен артистлар да укыды. Ә инде үзе сөйли башлагач, бар сүзен йотлыгып тыңладык, бераздан хәрәкәте чикле булуы бөтенләй онытылды. Юмор жанрында иҗат итә, ә фикерләре бик фәлсәфи, җитди. Гаҗәп!» — дип искә алып яза ул очрашу турында аксакаллар шурасыннан килгән Васил Камалов. Тел үзенчәлегенә дә игътибар иткән: «Ләйфрүзә, Мөстәкыя, Бәхтыя шикеллерәк беркайда ишетелмәгән исемнәр табуына аптырап куям. Чагыштырулары таныш менә: бозау хәтле эт, өрлектәй гәүдә, кырыкка ярылыр чак, тышауланган ат кебекләр, иии, бик күп алар. Ә бит мин бу канатлы сүзләрнең кайберләрен әтисе Шәмсулла абый сөйләгәндә дә ишеткән идем. Әйе, аралашканым булды ул Кукмара абзые белән, чөнки ул да, минем әти шикелле, сугыш башы михнәтен кичергән. Калинин фронтына эләккән, ике тапкыр яраланган», — ди даими укучысы. 

Әле мәктәп елларында ук "Чаян«да (журнал сугыш чорында бер генә ел чыкмый тора) Гитлерга карикатуралар күреп, ә аннан, язучы Шәүкәт Галиевның «Авыр сугыш еллары көлергә өйрәтте. Әйе, әйе, сер бирмәс өчен көлдек без, киләчәккә ышандык», — дигән сүзләрен дә укыгач, Илдар әтисеннән окопта сөйләнгән мәзәкләр турында сорап куя. Җавабы хәтеренә нык уела: «Зәмһәрир декабрь суыкларында Мәскәүгә килүче фашистларга каршы тордык. Бирешмәдек. Алга китеш барган саен мәзәк хәлләрне дә искә төшерә башладык, азга гына булса да, кыенлыкларны онытып тордык, наркомат 1941 ел көзеннән үк фронтка меңнәрчә гармуннар җибәрде, күрше окоплардан уйнаганнары ишетелгән булды».

Ул кичәдә залдан: «Роман язу теләгегез юкмы?» — дигән сорау да килә. «Әти сөйләгәннәр буенча зур әсәргә алыну хыялы башта йөри. Аның авылыннан яуга киткән ир-егетләрнең яртысы гына әйләнеп кайткан», — дип җавап бирә Илдар Шәмсулла улы. Әтисенең авылдашы Барый Ярмиев Белоруссия бәрелешләрендә авыр контузия алып, фашистларга әсирлеккә эләгә. Кача, тик этләр белән куып җитәләр һәм Польшадагы дәһшәтле концлагерьга озаталар. Кыю татар егете аннан да качу әмәлен таба. Партизаннар отрядында командир Борис Ярмакка әйләнә. Берлинга кадәр барып җитә. Батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исемен бирү турындагы тәкъдим Мәскәүгә китсә дә, үтәлеше кичектерелә. Ә сугыштан соң сигез елга Себер гулагына озаталар. Кайтканда олы гәүдәсенең шәүләсе генә калган була. Төрле лагерьларда алган чирләреннән туган авылында җан бирә.Халык героеның батырлыгы аның турында мәкалә язуга рухландыра әдипне. 

Архивларда казынып, шаһитләр сөйләгәннәргә таянып, туган Кукмарасы тарихын тирәнрәк өйрәнәсе килә аның. «Безне беренче остазыбыз Шаһинур Мостафин фактларга таянып эшләргә өйрәтте. Мин Кукмараның «Хезмәт даны» газетасында аның җитәкчелегендә беренче практикамны үттем, Шаһинур абый Илдарны әдәбият иҗатына иртәрәк тә, 8нче класстан ук җәлеп итте», — дип искә ала пар канаты Рузалия. Шулай чаңгы шуарга, туп тибәргә яраткан яшүсмер каләм тибрәтүдән дә тәм таба башлый, «Контроль эш» (1973 ел) дигән беренче язмасы «Яшь ленинчы» бәйгесендә җиңү яулый. «Утырышларыбызга еш килеп йөргән Хәсән Сәрьян да, Ләбибә Ихсанова да иҗатына зур өмет багладылар, Илдарга университетка керергә киңәш бирделәр», — дип яза аның 2004 елда чыккан китабына керештә эзтабар язучы Ш. Мостафин. Университетта Х. Госман, М. Мәһдиев, А. Яхин лекцияләрен тыңлау, тел һәм әдәбият нечкәлекләренә тирәнрәк төшенү — ул үзе бер мәктәп. 

Илдар белән Рузалия мәктәп елларыннан гел бергә була, зур сынаулар үтсәләр дә, берберсенә җылы мөнәсәбәтләре һич сүрелми. Тәмамлыйсы эшләре калгандыр, диючеләргә: «Кызыбыз Айгөл кебек оныклар да үз телебезне белеп үссеннәр, диде. Аның төп теләге һәм темасы да туган телебезне онытмау, аны югалтмау иде, әнә бит, берәүләр баласына дөнья бетереп репетитор эзли, табалар, ә ул үз укытучылары булып чыга, бер хикәясендә балаларын чит илләрдә инглиз теленә өйрәтеп бәхетле итәсе килгәннәр, икенчесендә бүләк алып бирәм дия-дия каникулларда авылга татарча өйрәнергә кайтаручы ата-ана — боларның һәммәсендә дә юмор теле белән җәмгыятебездә телебезгә карата булган тискәре күренешләр тасвирлана. Мең экземпляр булып чыккан соңгы, алтынчы «Булмас димә» китабына мәктәптә татар телен укыту проблемаларын яктырткан сатирик комедиясе дә керде», — дигән фикерен җиткерде Рузалия ханым.

Югалту ярасы туктамый андый пар йөрәкләрдә. Шулай да, Илдары кебек тормышка фәлсәфи карарга өйрәнүен дә әйтә: "Ул бит махсус "Туган як"ка дип соңгы хушлашу сүзен алдан язып калдырды. Юмористик хикәя итеп. Бер кеше китүдән дөнья тукталып калмый, тормыш дәвам итә, диюгә киная булды ул«. 

Искә алган хатирәләребез язучының рухын шатландырып торсын дип өметләник! 

РS. Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең уку залында Илдар Хәйруллинга багышланган «Сынауларда сынмаган» исемле китап күргәзмәсе оештырылган. Язучының иҗаты белән кызыксынып, аның турында күбрәк белергә теләүче укучылар, китапханәгә рәхим итегез!

Нурия Галиева
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев