Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Хәтер һәм кайгы көнендә Түбән Камада «Без — 41 ел балалары» фильмы күрсәтеләчәк

Кинофильм 1 сәгать 16 минут дәвам итә.

22 июньдә Түбән Каманың ике паркында һәм бер скверында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Без — 41 ел балалары» (12+) кинолентасы күрсәтеләчәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе хәбәр итә.

Сюжет 14-15 яшьлек биш яшүсмернең тормышы турында сөйли, алар Бөек Ватан сугышы елларында педагогия училищесында укыйлар. Аларның әтиләре, абыйлары дошман белән көрәшә. Балалар исә алардан хат килүне көтеп яши. Картинада сугыш хәрәкәтләре юк. Картина — кешеләр турында. Алар, илдә барган вакыйгаларга карамыйча, ияләнгән тормышны алып барырга: эшләргә, күңел ачарга, укырга һәм гашыйк булырга тырышып яшиләр. 

Фильм күрсәтеләчәк урыннар:

19:00 сәгатьтә — Николай Лемаев исемендәге сквер;
19:00 сәгатьтә — Габдулла Тукай исемендәге парк;
19:30 сәгатьтә — Гаилә шәһәр паркы.

Кинофильм 1 сәгать 16 минут дәвам итә.

Фото: Фильм трейлерыннан скриншот.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев