Халык күңелендә җуелмас эзе калды
Казандагы «Туган авылым» милли комплексында танылган дәүләт эшлеклесе, халык шагыйре, якташыбыз Разил Вәлиевне искә алу ашы уздырылды.
Җитәкчеләр, зыялылар...
150дән артык кеше катнашкан ул мәҗлестә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, республиканың иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Төркия, Иран һәм Казахстан вәкилләре, татар галимнәре, зыялылар бар иде.
Республикабызның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды тарафыннан оештырылган искә алу кичәсенә килүчеләрне, «Туган авылым» ресторанына керүгә үк, халкыбызның матур гадәте буенча, Разил абыйның хәләл җефете Алия ханым белән кызы Сөембикә каршы алды. Арабыздан киткәненә нәкъ кырык көн тулган Разил абый Вәлиевне якыннан белгән, аның белән озак еллар дәвамында хезмәттәшлек иткән кешеләр, якын туганнары, якташлары — һәркем халык шагыйренең гаиләсе янында туктап, үзенең ихтирамын белдерде.
Якташлар да, туганнары да...
«Туган авылым» дагы таныш йөзләр арасында түбәнкамалыларны да күргәч, туганнарны очраткандай булдым. Разил абыйның бертуган энесе Рәмзил һәм аның гаиләсе, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек җитәкчесе Рөстәм Ганиев, җәмәгать эшлеклеләре Хәмзә Баһманов, Фирдәвис Ханов, Фәрит Идиятуллин белән бергәләп, Разил Вәлиевнең үз туган ягы өчен бик күп эшләр башкарганын искә төшереп алырга да өлгердек.
— Безнең Түбән Кама өчен ул — аеруча абруйлы шәхес. Беркайчан да Түбән Камадан аерылмады. Күпме еллар депутат булганда да бер туган авылына гына түгел, районыбызга ярдәм итте. Иҗтимагый оешма җитәкчесе булган чорда, районның кайсы гына авылына барсам да, «монысы Разил Вәлиев ярдәме белән эшләнде, монысы да аның ярдәме белән булдырылды» дип әйтәләр иде. Халык хәтерендә шагыйрь, депутат булып кына калмас. Бай, мул, иркен яшәгән кешеләр күп. Ләкин алар халыкның йөрәгендә эз калдыра алалармы? Ә Разил Вәлиев шундый иде. Ул кайда гына эшләсә дә, кулыннан килгәнен дә, килмәгәнен дә булдырам дип, тырышыптырмашып, халык тормышы белән, халык өчен яшәде, — дип әйтеп үтте Хәмзә Әзәлевич.
— Олы тормышы, башкарган хезмәтләре, иҗаты белән танылган шәхес. Күпкырлы т а лантлы кеше булар ак, кайсы яктан гына карасаң да, һәркемгә бер истәлеге калды. Минем үземә — төрле очрашуларда, бәйрәмнәрдә бергәләп катнашулар, бергә чәй эчүләр; ә олы вазифадагылар өчен — мөгаен, сәяси һәм дөньякүләм мәсьәләләр хакында фикер алышулары, төпле киңәшләр бирүедер. Балалар өчен конкурслар оештырды. Бөтен авылларның, районның проблемалары белән һәм аларга мөмкин кадәр ярдәм итеп яшәде, — дип сүзгә кушылды Фирдәвис әфәнде.
Якты рухына багышлап
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең вәгазен пәйгамбәребез Мөхәммәднең «арагыздан үткән кешене, фәкать яхшы ягын гына искә алыгыз» дигән сүзләре белән башлап китте. «Дөньядан үткән кеше турында начар сүз сөйләмибез. Әмма кайчак бу мәсьәләдә безгә әзрәк икейөзлеләнергә, әзрәк купшырак итеп сөйләргә дә туры килә. Исмәгыйль улы Разилга килгәндә, миңа аның белән күп еллар аралашырга, мәчетләрдә очрашырга, үзебезнең авылда, районда үткәрелгән чараларда катнашырга туры килде. Ихласлыгы, милләт өчен диннең дә, зыялыларның да кирәк булуына, шушы ике канатны берләштерүгә куйган хезмәте бик зур. Кайвакыт безнең зыялылар дин әһелләре белән килешеп бетә алмый, ә дин әһелләре — зыялылар белән. Ул, Аллаһының рәхмәтендә булсын, шул ике арадагы матур бер күпер иде. Сүзләребез рухына дога булып барып ирешсен», — дип сөйләгән соң, Җәлил хәзрәт Коръәннән аятьләр укыды. Аның изге теләкләренә ияреп, табындагылар догага кул күтәрделәр.
Исемен мәңгеләштерү өчен
Искә алу ашын башлап җибәргәндә үк, Р. Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов татар мәдәнияте эшлеклесе Разил Вәлиев исемен мәңгеләштерү мөһимлеге турында да искәрткән иде. Аерым алганда, ул «Разил Вәлиев гомеренең 38 елы Татарстан милли китапханәсе белән бәйле. Нәкъ менә Разил Вәлиев бу китапханәне республиканың һәм татар халкының миллимәдәни символы дәрәҗәсенә җиткерде. Шуңа да Татарстан милли китапханәсенә Разил Вәлиев исемен бирү дөрес булыр», — дип, үз тәкъдимен җиткерде.
Үз чиратында, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйруллович бу уңайдан, «аның истәлеген саклау буенча тәкъдимнәр күп, яхшылап уйлашып, дәүләт карары нигезендә хәл итәрбез» дигән фикер әйтте.
Сагынулы хатирәләр
Искә алу ашында татарны дөньяга таныткан бу олы шәхес белән бәйле истәлекләрен уртаклашучылар арасында галим Индус Таһиров, композитор Резеда Әхиярова, күренекле язучылар, галимнәр бар иде.
«Мәскәүдәге татар мәдәнияте көннәрендә дә, татар язучылары белән очрашу кичәләрендә дә иң дәрәҗәле кунак иде ул. «Син яхшы генерал булсаң да, татар теле бүлеген тәмамлаган филолог икәнеңне онытма, дия иде», — дип искә алды республика Премьер-министры урынбасары, Мәскәүдән кайткан Равил Әхмәтшин.
«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та: «Ул безнең белән бергә эшләде. Соңгы минутларына тикле безнең белән элемтәдә булды. «Мин тереләм, мин кайтам, әле күп еллар бергәләп эшләрбез», — дип гел әйтеп торды. Ул шулхәтле көчле, тугрылыклы иде. Андый кешеләр киткәч, аяк астындагы җир убылгандай була», — дип, үзенең фикерләре белән уртаклашты.
Ташлык авылындагы төп нигезләрендә гомер итүче бертуган энесе Рәмзил Вәлиев үз абыйсы турында сөйләгәндә, «язучы энесе шул» дип, аның тел байлыгына, осталыгына сокланып утырды табындагылар.
— Туган җанлы иде абыебыз. Кечкенәдән абыемның җылы бишмәтләрен киеп үскән малай мин. Абыемның шул җылысы гомерем буе озата барды, — дип салмак кына сөйли башлады Рәмзил Вәлиев. — Берәр кеше турында начаррак сүз әйтсәм, «энекәш, кешенең күбрәк яхшы якларын сөйлә, ә аның начар яклары үзләре үк үзенә белгертәчәк» дия торган иде. Илебездә авыллар югалып барганда, Ташлыкны гөлчәчәк итеп китеп барды абый. Беренчесе, ул ныклы буа буып куйды. Музее булган китапханә җиткерде. Мәчет салып куярга җаен тапты. Кешеләрне туплый, дусларны таба белә иде. Мәчет салганда финанс яктан да бик нык булышты. Әле ул совет чорында ук (1979 елда — ред.) мәчет манарасын төзәтеп, ярымай куйган кеше! Мәдәният йорты, башлангыч мәктәп, балалар өчен бакча — абыем хезмәте. Безнең Ташлык — райондагы иң төзек авылларның берсе. Җәйге каникулда депутатлар кайсы кая ял итәргә киткәндә, абый авылга печән чабышырга кайта иде. «Чыкта чалгы әйбәт бара» дип, берсендә иртәнге биштә үк төшеп киттек. Бер покос чыктык та, бу ял итәргә утырды. «Бик якын дустымны очраттым әле мин монда, энекәш», ди. Болында без икәү генә бит, дим. «Юк, энекәш, мин монда яшьлегемене очраттым. Без, 14-15 яшьлек егетләр, болында печән чабып, Зәй елгасында су коенып үстек. Яшьлек хатирәләрем белән очрашып, моңаеп утыруым» дип язучы күзлегеннән чыгып сөйләде... Читтә, дәваханәдә ятканда «энекәш, син — туган җанлы, берүк, туганнарны ташлый күрмә, бергә яшәгез, бердәм булыгыз, онытма!» — диде абый...
Фирая Моратова
Фото — шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев