Үткәннәрне барлап, киләчәккә өмет белән
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, Минзәлә шәһәренә барып, шунда туып-үскән, гомерләренең шактый өлешен Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат иткән, инде бакыйлыкка күчкән каләмдәшләребезнең иҗат мирасын барлап кайтты.
Төркемебезгә Минзәлә районында туып-үскән, хәзерге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче «Ләйсән» әдәби берләшмәсе язучылары — Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы, шагыйрь Айрат Шәйхетдинов, шагыйрә, рәссам, автор-башкаручы Фәридә Сәхәбиева, шагыйрьләр Рәзиф Дәүләт-Бикбаулы, Илгизәр Әхмәтхановларның килеп кушылуы сәфәребезне тагын да җанландырды, рухландырды.
Сәфәребезнең беренче тукталышы — Малтабар авылы зираты. Монда Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе тарихында тирән эз калдырган Рәшит Гәрәй җирләнгән. Аның иҗаты күпләребезгә үрнәк булып тора. Ул, үзенең гапгади шигырь юлларында уй-хисләрен, тормышка, яшәешкә, заман вакыйгаларына, бигрәк тә җир кешеләренә җылы мөнәсәбәтен чагылдыра.
Рәшит аганың рухына догалар кылып, аның турында хатирәләрне яңартып, Минзәлә шәһәренә юл тоттык. Минзәлә шәһәре зиратында безне, «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмә җитәкчесе Наҗия Пучкова һәм язучылар Лениза Якиева, Сәхия Федотова, Гөлназ Әхмәтшина, Рушания Гыймаева-Титова, Энҗе Усманова, Нәкирә Лотфрахмановалар каршы алды.
Минзәлә зиратында сатирик язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы, Фатих Хөсни һәм Гамил Афзал исемендәге премияләр лауреаты Фәнзаман Баттал, Татарстан Язучылар берлеге әгзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Салисә Гәрәева, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреаты Азат Мәрдән, күренекле язучы Габделхәй Сабитов каберләре. Илгизәр Әхмәтхановның догаларын тыңлап, Лениза Якиева, Рушания Гыймаева-Титовадан язучылар турында тулы мәгьлүмат алып, истәлекләр яңартып, каберләргә чәчәкләр салдык.
Алда — гөл-чәчкәләргә күмелгән, герой-шагыйрь Муса Җәлил эзләрен саклаган Минзәлә шәһәре. Муса Җәлил һәйкәле урнашкан ял паркы, Рәшит Гәрәй музее урнашкан зур китапханә күңелләрдә якты хатирә калдырды. Күренекле шәхесләргә бай Минзәлә төбәге. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә нигез салган Фәннур Сафин, Гөлшат Зәйнәшева, Марс Шабаев, Роман Солнцев, Газиз Мөхәммәтшин һәм тагын бик күпләрнең исемнәре Минзәлә шәһәре тархында зур урын алып тора.
«Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучкова Минзәлә шәһәренең тарихи урыннары белән таныштырып барды. Шәһәрнең көнчыгыш читендә урнашкан «Екатерина күпере», кемдер аны «Әби патша күпере» ди, күпләребездә зур кызыксыну уятты. Ни өчен шулай атаганнар соң? 1773-1775 еллардагы крестьян восстаниясеннән соң Екатерина икенче Минзәлә аша Уфага барырга тели һәм Минзәлә халкы бу вакыйгага мәһабәт күпер төзергә теләгән. Әмма патшабикә Минзәләгә килеп җитә алмый. Икенче бер мәгълүмат буенча, күпер 1912 елда төзелгән, ләкин Беренче бөтендөнья сугышы төзелешне туктата. Егерменче гасыр башында төзелгән сәнәгать архитектурасы һәйкәле булган бу күпернең үзенчәлеге — аңа тимер юл килеп җитмәгән һәм аннан бер поезд да узмаган. Хәзерге вакытта әлеге тимер юл күпере шәһәр символына әверелгән.
Очрашуда матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Гомеренең күп өлешен китапханә эшенә багышлаган, күп мәгьлүматлы Лениза апа Якиеваның мандолинада уйнап җырлавы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгьзалары, Минзәлә районы Бикчәнтәй авылында туып үскән Инсаф Кашапов, Гөлек кызы Инзилә Галиуллинаның балачак, яшьлек хатирәләре беркемне битараф калдырмады. Минзәлә җитәкчелеге, «Минзәлә» газетасының баш редакторы Илдус Шаһиев, «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучкова тарафыннан, үткәннәрне барлап, киләчәккә өметләр белән оештырылган зур программалы әлеге очрашу күңелләрдә якты хисләр калдырды. Алда әле яңа юллар, яңа сәфәрләр...
Рәсимә Нәбиуллина, «Кама таңнары» әдәби берләшмә җитәкчесе
Фотода: шагыйрь Р. Гәрәйнең туган авылы Малтабарга керер алдыннан.
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев