Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

«Ул башлаган эшләрне дәвам итәбез»

2023 ел Россиядә «Укытучылар һәм остазлар елы» дип игълан ителде. Бу карар укытучыларның югары статусын тану һәм алар башкарган эшнең мөһимлеге турында сөйли. Шул уңайдан, мәгариф музее хезмәткәрләре күпкырлы чаралар үткәрә башлады.

Шәһәребезнең мәгариф чишмәсе башында булган, күп еллар мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкарган, РСФСРның атказанган укытучысы, Түбән Каманың Мактаулы гражданы Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшинны искә алу кичәсе булып, ул кичәдән репортаж «Туган як» газетасында «Укытучылар укытучысы» дигән исем астында дөнья күргән иде. 

Кичәгә килгән шәһәребез мэры Рамил Муллин һәм барлык чыгыш ясаучылар Нәкый әфәнденең талантына, тырышлыгына, кешеләрдәге иң күркәм сыйфатларга ия булуына сокланып, аның хезмәтен югары бәяләделәр һәм бар яктан үрнәк булуын ассызыкладылар. 

Әлеге кичә турында газетага кабатлап язуымның сәбәбе: «Туган як»тагы язманы укыгач, Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшинны төшемдә күрдем. Ул барыбызга да рәхмәт әйтте, үзе җитәкләгән музейның эше һәм укытучы-ветераннар Советының эше турында кызыксынды. Үзем дә өлкән кеше буларак, безнең аны олылавыбыз, хөрмәт итүебез, аңа дога булып ирешкәндер, дип уйлыйм. 

Мин — бу язманың авторы — 1965 елдан бирле Нәкый Шәйхетдин улының кул астында завуч һәм директор булып эшләгән кеше. Ул безнең күңелебездә һәрвакыт иң күркәм, кешелекле, эш сөючән, ярдәм кулын сузарга әзер, иң гадел кеше булып калыр. Нәкый ага нигез салган һәм аны җитәкләгән мәгариф музее да хәзерге көндә аның эшен бик тырышып дәвам итә. Ул ышанычлы кулларда: музей хезмәткәрләре Альмира Садыйкова һәм Светлана Егорова бик күп көч куеп эшлиләр. 

2023 ел Россиядә «Укытучылар һәм остазлар елы» дип игълан ителде. Бу карар укытучыларның югары статусын тану һәм алар башкарган эшнең мөһимлеге турында сөйли. Шул уңайдан, мәгариф музее хезмәткәрләре күпкырлы чаралар үткәрә башлады. 

Ветеран укытучылар, педагог-остазлар, сугыш чоры балалары белән берлектә оештырылган очрашулар, балалар күңелендә тирән эз калдырып кына калмый, ә бу шәхесләргә тирән ихтирам һәм ярату хисләрен тәрбияли. Киләчәктә укытучы булу хисләрен уята. Музей дәресләренә чакырылган кунаклар, кызыклы һәм эчтәлекле истәлекләре белән тыңлаучыларны чын мәгънәсендә үзләренә җәлеп итәләр. Очрашулар, күңел түренә үтеп керерлек әңгәмәләр, истәлекле фотолар, документлар белән танышу нигезендә үрелеп алып барыла. Бу дәресләрне ветеран мөгаллимнәргә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү дәресләре дип әйтсәк дә дөрес булыр иде! Тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, төпле киңәшләрен яшь буынга тапшыра алган остаз ветераннарыбыз белән чиксез горурланабыз! 

Нәкый Шәйхетдин улы оештырган укытучы-ветераннар советын: Н.Атряскин, Р.Шәяхмәтов, С.Кәлимуллина, Г.Николаева, Р.Шакиров бик уңышлы гына дәвам иттеләр. Барлык мәктәпләрдә ветеран укытучылар советы булдырылды. Аларның эше мәктәп дирекциясе һәм профсоюз оешмалары планнары белән тәңгәл китереп оештырыла. 

Күптән түгел генә мәгариф ветераннары Советы белән җитәкчелеккә 31 нче мәктәп директоры Рәшит Госман улы Галиәхмәтов алынды. Ул безнең ышанычыбызны яхшы эш күрсәткечләре белән аклар дип ышанабыз. Бу кыска гына мәгълүмат Нәкый аганың рухына рәхмәтебез булып ирешсен.
Суфиян Минһаҗев, мәгариф советы һәм аксакаллар шурасының мактаулы әгъзасы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев