«Тыныч тормышта яшәвенә сөенә иде»
Бөек Ватан сугышында катнашкан әтием Бәдретдин Гыймади улы Гыймадиев турында истәлекләремне язам.

Әтием 1917 елның август аенда Тоба авылында дөньяга килә. Гаилә ишле: 7 бала. Әти балачагы турында еш искә ала иде. Бер энесе, салкын тидереп, кечкенә вакытында үлә. Ә әтигә 11 яшь булганда әтиләре вафат була. Әнисе Корбанбикә алты бала белән тол кала. «Үзебезнеке булмагач, мунчага түбән очка йөрдек. Кышкы буранда өйгә яланаяк йөгереп кайтуыбызны ничек онытырга була?» — дип сөйли иде әти.
Ул иртә — 18 яшендә өйләнә. Улы Наил белән берәр җиргә барсалар: «Энеңме?» — дип сорый торган булганнар.
Өйләнгәч, өч ел хәрби хезмәттә була. 1941 елның гыйнварында икенче улы Таһир туа, ә берничә айдан сугыш башлана.
Әткәй сугыш, анда күргәннәре, ничек яралануы, исән калуы турында сөйләргә яратмады. Әллә шуңамы, без дә төпченмәдек. Шулай да аның Сталинградны, Кёнигсбергны азат итүен төгәл беләм. Артиллерист булып хезмәт иткән. Үзе әйтмешли, күп йөргән, күп күргән-ишеткән.
Немец фашистларын үз өннәрендә тар-мар иткәч, япон самурайларына каршы көрәштә катнаша. Шуның өчен медаль белән бүләкләнә. Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан фронтовикларны Ватан сугышы ордены белән бүләкләделәр. Әтигә II дәрәҗәдәгесен тапшырдылар.
Әткәй авылга 1946 елда кайта. Тимерче булып эшкә урнаша ул. Аннан тракторчылар курсын тәмамлап, пенсиягә чыкканчы ДТ-54тә эшли. Бригадир вазифасын да башкара. Аның бригадасы колхоз басуларына су сиптерә. Алдынгы механизатор буларак, республиканың "Алдынгылар слеты«нда катнаша. Тырыш хезмәте өчен Эстониядә, Ленинград һәм Минск шәһәрләрендә була. Мактау грамоталары да күп.
Шактый үткен телле, шаян, тапкыр, мәзәк сөйләп көлдерергә яратканы өчен авылда аңа «Хаттапыч карт» кушаматы такканнар. Районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән имтихан алырга килүчегә әти: «Тракторны сүтеп, бер детален дә калдырмыйча җыеп бирә алам», — дигән.
Тагын әти турында моңлы кеше дип әйтә алам. Бик матур җырлый. Күкрәк читлегеннән ургылып чыга торган сирәк тавыш иде анда. Авыл халкын аз елатмагандыр ул үзенең йөрәкне өзгеч җырлары белән. Казаннан килгән артистлар, аның җырлавын ишетеп, укырга чакырган. Тик әнисе каршы төшкән, янәсе, артист тормышы — чегән тормышы, җыр белән гаиләне туендырып булмый.
Шулай итеп, әти авылда төпләнеп кала. Әниебез Фахирә Рәхмәтулла кызы җиде бала таба, бер апабыз сигез ай вакытында үлгән. Кечкенә генә авыл йортында шау-гөр килеп үстек. Әти тыныч тормышта яшәвенә сөенеп туя алмады. Аның өчен һәр көнне салкын окопта туплар шартлавыннан сискәнеп түгел, ә җылы йортта, җылы юрган астында уяну, авыз тутырып ипи ашый алудан да зур бәхет юк иде кебек.
Авылдашлар әтине юмарт кеше, миһербан иясе, дип искә ала. «Бәдретдин абый трактор йөртергә өйрәтте», — дип рәхмәт әйтүләрен хәтерлим. Уйлана торгач, хәтердә шундый бер вакыйга яңарды. Елын төгәл белмим, май аеның бәрәңге утыртырга әзерләнеп йөргән көннәре. Тракторчылар авылга басудан караңгы төшкәч кайтып керә. Бер авылдашыбыз: «Бакча сукаланмаган, тракторчылар юк», — дип үтенгәч, төнге унбергә кадәр аның бәрәңге җирен сукалый. Иртәнге биштә ул эшкә чыгып китте. Кеше гозерен кире кага алмау безгә әткәйдән күчкән дип уйлыйм.
Аннан без Биклән авылына күчтек. Тобаны сагынды ул. Чаллыга баручы-кайтучы авылдашлар еш кына безгә төн кунарга керә. Шундый бер вакыйга истә калган. Буранлы кышкы төн. Тәрәзә шакыдылар. Әти белән әни сикереп торды. Ишекне ачсалар — Тоба кешесе басып тора. «Бәдретдин абый, Чаллыдан кайтыш иде, трактор юлда батып калды. Ярдәм ит: башка барып егылыр кешебез юк», — ди. Өч километр төн караңгысын ерып килгән, арыган. Әнинең башта кайнар чәй эчәргә кыставына карамастан, тиз генә юлга чыгып киттеләр.
Безне, балаларын әрләмәде, сукмады, әмма аталарча тәрбия бирә белде: ялганны, әләкләшүне, ялкаулыкны, кеше артына посуны яратмады. Дөнья артыннан кумады, тормыштан канәгать булып, шөкер итеп яшәде. Әллә шуңа да озын гомер кичерде — 88 яше тулар алдыннан, барысына да рәхмәтле булып, туганнар, балалар, оныкларга хәер-фатихасын биреп, мәңгелеккә күзләрен йомды.
Әти-әнием намаз әһелләре булуына бүген дә сөенәм. Гомерләренең унсигез елын Түбән Кама шәһәрендә уздырды алар. Әткәй, сәламәтлегеннән килгәнчә, шәһәрнең үзәк мәчете төзелешендә катнашты, Ислам дине нигезләрен үзләштерде, шактый еллар мөэзин (азан әйтүче) вазифасын башкарды. Шул рәвешле, аның шәһәрдәге тормышы мәчет белән бәйле булды. Ул Коръән сурә-аятьләре укыганда тын алырга да курка идем, шуның кадәр дә йөрәккә үтеп керердәй итеп, үзенә генә хас мәкам белән укыды. Аны никах мәҗлесенә еш чакырдылар, балага исем кушу йоласын яратты.
Шулай бер көнне безгә керде дә: «Кызым, мәчет коймасын буярга ярдәм кирәк», — ди. Мәчет төзелгән елларда анда кеше аз йөрде, нигездә өлкән яшьтәгеләр. Әткәй дә җитмеш яшьне узган, сәламәтлеге хәйран таушалган иде. Шуңа да карамастан, алар көчләреннән килгәнчә, төзүчеләргә вак-төяк эшләрдә булыштылар. «Борчылма, әткәй, буярбыз», — дидем. Шунда әтинең сөенгәнен күрсәгез иде!
Кадерле кешеләремне догаларымда гел искә алам. Шулай да йөрәкне тырнап торган бер үкенеч бар: әтинең фотоларын, орден-медальләрен саклый алмадык. Балачакта аларны уенчык итеп уйнадык, үзебезнең балалар үсеп буй җиткәч, алар бабайлары турында иншалар язды, мәктәптә, аннан соң аның фотоларын, орденмедальләрен эштә уздырылган чараларга алып китте, кире алып кайтмадылар. Шулай итеп, әтием истәлекләре таралды. Ярый әле гаилә альбомында берничә фотосы сакланган.
Бу язмам әткәй белән әнкәй рухына дога булып барып ирешсен дигән теләктә калам.
Әнфисә Мөхәммәтгалиева
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев